Галиулла агай зурдан кубып улына өй салырга тотынды. "Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы" дисәләр дә, алай гына түгел икән әле ул, җәмәгать! Кирпечтән салынган өйнең эчендәге эшләр санап бетергесез икән бит әле?!
Беркөнне газеталар карап утырганда Галиулла агайның күзләре "штукатурлыйбыз" дигән белдерүгә төште. Куллары үзеннән-үзе телефонга үрелде. Газетада...