14 май 2014 яңалыклары
-
16 майда район халкын хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры кабул итәчәк
16 майда Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 2-70-77. фото:...
-
Кукмарада яңа балалар бакчасының икенче катын төзүгә керештеләр (+фото)
Быелның 15 мартында бистәбезнең Гафиятуллин урамында 140 балага иәспләнелгән ике катлы яңа балалар бакчасының нигез ташы салынган иде. "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру" программасы кысаларында сафка басучы әлеге бинаның хәзер инде икенче катын төзүгә керештеләр. Урамда 30 градуслы эссе булуга карамастан, төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Мамадышның "Стройсервис"...
-
Кукмараның үзәк урамында юллардагы чокырларны ямыйлар (+фото)
Бүген иртәнге якта поселокның "Туган якны өйрәнү музее" янында аеруча зур "бөке" хасил булган иде. Көн саен шул хәл бит, бер дә аптырарлык түгел, диярләр күпләр. Килешәм, транспорт саны көннән-көн күбрәк артып торганлыктан, иртән, төш вакытында һәм кичен Кукмарада шактый озак вакыт "бөке"дә утырырга туры килә. Бу көннәрдә "Чиста шәһәр"...
-
Адай клубында шәҗәрәләргә багышланган кичә була
17 май көнне Адай авылы клубында "Өзелмәсен буыннар чылбыры" дигән, авылның тарихы булган шәҗәрәләргә багышланган кичә була. Программада: -шәҗәрә конкурсында катнашучыларны бүләкләү: -авылыбыз үзэшчәннәре концерты: -мөхтәрәм кунаклар чыгышы: -истәлекләр белән уртаклашу: -кызыклы уеннар. Башлана 19 сәгатьтә. фото: http://rudjuk.at.ua/blog/istochnik_knigi_moja_rodoslovnaja_dlja_uchashhikhsja_nachalnoj_shkoly/2013-12-25-20
-
Кукмара кызы фестивальдән диплом белән кайтты
Казанда балалар һәм яшүсмерләр иҗатының бишенче Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучысы Зөлфия Гыйләҗева да катнашты һәм "Инструменталь башкару. Фортепиано. Соло" номинациясендә чыгыш ясап, "Татар композиторының пьесасын башкарган өчен" дипломы белән бүләкләнде. фото: http://sites.google.com/site/miruvlecenij9b/home/alinka--malinka
-
Югары Арбаш мәктәбе укучысы Мәскәүдә шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашты
Югары Арбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Салихова Мәскәүдә узган "Пророк Мухаммад - милость для миров" дигән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашты һәм таныклык белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Җир кишәрлегенә документ ала алмыйбыз, дип борчылалар кайбер кукмаралылар
2012 елны безгә өй салырга дип җир кишәрлеге өләштеләр. Башта, билгеле, җир һәм милек конторыннан төшеп межа суздылар, урам исемнәре, өй (кишәрлек) номерларын куйдылар. Инде менә ике ел узды, тик һаман да кишәрлеккә документ ала алмыйбыз, арендага килешү дә төзеп булмый. Кырыклап кишәрлектән рәсмиләштермәгән унга якын кишәрлек кенә калды. Башкалары...