22 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмараның “Эссен” кибете исән-сау: янындагы корылмалар гына янган (+фото)
Бүген, 22 апрельдә, кичке сәгать дүртләр тирәсендә поселокның Чехов урамындагы"Эссен" кибете янындагы корылмаларда янгын чыгып, каралты-кура, мунча, гаражга зыян килгән. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара.
-
Байлангар җирлегендә өмә үткәрелде
Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиев хәбәр итүенчә, санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлегенең бюджет системасы хезмәткәрләре көче белән Янсыбы аермасыннан Нормабаш авылына кадәр юл буйлары чүп-чардан арындырылган. Нормабаш авылы зираты җыештыру өмәсе үткәрелеп, корыган агачлары киселгән. Сазтамак буасын су белән тутыру да төгәлләнеп килә. фото: http://chpk.ucoz.ru/news/sanitarnyj_chetverg_v_kolledzhe/2011-08-12-155
-
Почтага кереп ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин
"Россия почтасы"ның барлык бүлекчәләрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, инде традициягә әверелгән "Якташлар хөрмәте" социаль акциясе старт ала. Теләге булган һәркемгә ай азагына кадәр почта бүлекчәләрендә ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин. Әлеге тәбрикләүләр сугышта катнашкан райондашларыбызга Президентның котлау хатлары белән бергә тантаналы рәвештә тапшырылачак. Котлау открыткаларын калдыру...
-
Кукмарада китапханә төне узачак
Кукмара балалар китапханәсе балаларны һәм аларның әти-әниләрен "Китапханә төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында 25 апрельдә 17.00 сәгатьтә үткәреләчәк "Әкияти карусель" дигән конкурслы-уен программасына чакыра. Программада китаплар күргәзмәсе, әкиятләрне сәхнәләштерү, уеннар, конкурслар, мультфильмнар, истәлек өчен яраткан китап герое белән фотога төшү һәм, әлбәттә, бүләкләр. Китапханәнең адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 36. фото:...
-
Пассажир автобусы Мамадыш-Кукмара юлында юл читенә төшкән: зыян күрүче бар
Кичә, 21 апрельдә, көндезге сәгать дүртенче 20 минутлар тирәсендә, Мамадыш-Кукмара юлында юл фаҗигасе булды. Республика Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Кировтан Яр Чаллы шәһәренә баручы "Хундай" автобусы шоферы тизлекне арттыра, юлның киңлеген һәм транспортның зурлыгын исәпкә алмаганлыктан, юл читенә төшеп сул ягы белән каплана. Автобуста барлыгы 18 кеше, шуларның икесе...
-
Туембаш авыл җирлеге башлыгы республика конкурсында җиңү яулады
2013 ел нәтиҗәләре буенча Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов "Муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр" конкурсында җиңү яулады, Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Районыбызның "Аргамак" командасы республика чемпионатында катнашып кайтты
Мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында өстәл теннисы буенча республика чемпионаты үткәрелде. Байлар Сабасы спорткомплексында үткәрелгән әлеге ярышларда безнең районның "Аргамак" командасы да катнашты, дип хәбәр итте әлеге команда җитәкчесе Дамир Галиәхмәтов. Әсән-Елга авылыннан Миннегөл Семенова, ярышларда беренче тапкыр катнашуына карамастан, 3нче мактаулы урынны алуга ирешеп, бронза медаль белән бүләкләнгән. Кукмарадан Мөнир...