7 апрель 2014 яңалыклары
-
1 апрельдән пенсияләр артса да, кайбер түләүләр шул килеш калды
1 апрельдән кайбер түләүләр артмады. Болар: -Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган өстәмә түләү, -1 төркем инвалидларны, яше 80гә җиткән картларны, дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча тәрбиягә мохтаҗларны караучы эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга 1200 сум күләмендәге компенсация, -балачактан инвалид, 18 яшькә кадәрге инвалид...
-
Аш.Буҗида узган КВН кошларга багышланган иде
Аш.Буҗи авылы китапханәсендә "Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән КВН кичәсе үткәрелде. Әлеге чараны китапханәче Алсу Ярмиева оештырды. Биредә укучыларны кошларның төрләре белән таныштыру, кошлар турындагы белемнәрен гомумиләштерү hәм тулыландыру, кошларга сакчыл караш тәрбияләү турында төрле чыгышлар яңгырады. Бу кичә Бөтендөнья кошларны саклау көненә багышланган иде. Укучылар ике командага бүленеп,...
-
Кукмаралылар тиз йөрешле шахмат буенча Татарстан Чемпионатында катнашып кайтты
Актанышта авыл районнары арасында тиз йөрешле шахмат буенча Татарстан Чемпионаты үтте. Безнең команда турнирда бик яхшы күрсәткечләргә ирешеп, районда шахмат үсешенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат раслады һәм Кубокка, күпсанлы призларга лаек булды. Айнур Җиһаншин, Александр Васильев, Владислав Абдулловлар - беренче, Камил Шәймарданов өченче урыннарны яуладылар. фото: http://primafisha.ru/anons.php?id=9867
-
Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды
Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Биредә мәдрәсә шәкертләреннән тыш, авыл мәчетләре каршында белем алучы райондашларыбыз, шулай ук Коръәнне яттан белү буенча осталыкларын күрсәтергә теләк белдерүче якташларыбыз да катнашты. 163 катнашучының 107се - мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 56сы өлкәннәр булды. Яшь буенча бүленүдән тыш, катнашучылар белем дәрәҗәләре буенча да...
-
"Кыңгырау"га йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән өйрәтү - хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Безнең "Кыңгырау" балалар бакчасында бу юнәлештә тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы көннәрдә музыка җитәкчесе Исмәгыйлева Гөлфия Рафис кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Газизова Фирзия Шамсун кызы тарафыннан әзерләнгән "Юл йөрү кагыйдәсен - һәрбер...
-
Лубян мәктәбе укучылары “Урман дозоры” дигән профильле сменадан беренчелекне алып кайттылар
"Яңа Юдино" балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Урман дозоры" дигән профильле смена үтте. Анда республика мәктәпләре урманчылыклары активистлары катнашты. Лубян урта мәктәбе укучылары Альбина Григорьева, Юлия Стахеева, Юлия Нагаева катнашкан команда әлеге чарада беренче урынны яулады. Аларга республика Урман хуҗалыгы министрлыгының грамоталары, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Районда чәчәк чире белән авыручылар саны кимегән
Үткән елда районыбызда, 2012 ел белән чагыштырганда, өч төрле йогышлы авыру очракларын киметүгә ирешелгән. Моңа профилактик чаралар, ягъни вакцинацияләү үткәрү ярдәм иткән. Туберкулез белән авыртулар - 18 дән 11гә, чәчәк чире белән- 196дан 107гә, кискен респиратор инфекцияләрен йоктырулар 2996дан 2320гә кимегән. фото: http://nversia.ru/news/view/id/10665/%3Ca%20href=
-
Кукмарада быелның өч аенда туучылар белән үлүчеләр саны бертигез булган
Кукмара ЗАГСыннан алынган мәгүлүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда районда 169 кеше дөньяга килгән, шулкадәр үк кеше вафат булган. 80 пар гаилә корган, 31 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен: үткән елның шушы чорында 194, ягъни 25кә артыграк үлем очрагы булган, башка күрсәткечләр бик азга гына аерыла. фото: http://subscribe.ru/archive/home.children.mkru/201203/05134614.html