4 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмаралылар "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә катнашып кайтты
Балтачта "Ел тәрбиячесе - 2014" республика бәйгесенең зона туры үтте. Алты районнан килгән тәрбиячеләр арасында поселокның "Ләйсән" балалар бакчасыннан Гүзәлия Мостафина, "Кыңгырау"дан Рузилә Гыйльметдинова, "Каенкай"дан Наталья Яковлевалар да бар иде. Тәрбиячеләр 15 минутлык дәрес үрнәге күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эссэ тәкъдим иттеләр.
-
"Зилант"та кызлар арасында баскетбол турниры була
6 апрельдә "Зилант" спорткомплексында 2002-2003 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча "Зилант" спорт мәктәбе беренчелегенә ачык турнир узачак. Башлана 8.30 сәгатьтә. фото: http://ru.publika.md/tag/link_364421
-
Янил китапханәсендә "Китап бәйрәме" узды
Янил авылы китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан "Китап бәйрәме" үткәрелде. Биредә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чараның максаты - китап тарихы белән танышу иде. Чара вакытында шулай ук китап көне турында чыгышлар ясалды, Г.Тукайның бала чагы турында сөйләнде, "Китап" шигыре укылды. Китап, белем турында мәкаль, әйтемнәр әйтелде. Балаларны китап уку...
-
Хоккей – уен эш түгел
"Олимп" боз сараеның хоккей буенча тренеры Илдар Ганиевны без гомерен бу спорт төренә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган үз эшенең остасы буларак беләбез. Аның исеме "Алтын алка" Бөтенроссия клубының Мактау китабына юкка гына кертелмәгән. Әле югары сыйныфларда укыганда ук ул, үз янына малайларны җыеп, күнегүләр үткәргән. Үз ихтыяры белән, бернинди...
-
Үрәсбаш авылындагы кечкенә чиркәү төзелешенә райондашларның ярдәме кирәк
Биш авылны берләштергән Түбән Үрәс җирлегендә төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Моннан ике ел элек Түбән Үрәстә бик матур итеп мәчет төзелгән иде. Авыл күрке булган әлеге дин йортына барлык мөселман кардәшләребез дә теләп йөри. Җирлектә яшәүче христиан дине вәкилләре дә Аллаһ йортына мохтаҗ. Шунлыктан Үрәсбаш авылында да кечкенә...
-
“Эстафета”ны каенанамнан алдым, ди Чарлы почта бүлекчәсе җитәкчесе Анастасия Харжавина
Тормышыбызга Интернет челтәре, газеталарның электрон вариантлары көннән-көн тирәнрәк үтеп керсә дә, шунысы сөенечле: басма мәгълүмат чараларына ихтыяҗ җитәрлек әле. Типография исе килеп торган газета яки журналның яңа санын кулга алгач, бар эшеңне ташлап, укуга бирелү - үзе бер рәхәтлек, рухи ял бит ул. Шуңа күрә почтальоннарны халык көтеп ала. -Мин...
-
Оекбаш алсаң – аягыңны җылытыр, “Хезмәт даны”н алдырсаң – күңелеңне җылытыр
Әйе, 1 апрельдән газетабызның ярты елга язылу бәясе нәкъ бер йон оекбаш бәясе - 138 сумга артты. Рухи азыктан башка яши алмаган укучыларыбызны бәя арту куркытмас, алар өстенлекне оекбашка түгел, ә газетага бирер, дип өметләнәбез. Үзебез дә, традицияне бозмыйча, абунәчеләребезгә бүләкләр әзерләп куйдык. Телевизор, тузан суырткыч, мультиварка, микродулкынлы мич, блендер...
-
Районыбыз укучылары фән олимпиадаларында җиңү арты җиңү яулый
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәкара этабында районыбыз укучылары 29 призлы урын алган. Удмурт теле һәм әдәбиятыннан - 13, биология, математика, физика, технологиядән - 1әр, татар теле һәм әдәбиятыннан - 9, рус теле һәм әдәбиятыннан 3 укучы җиңү яулаган. фото:...