Календарь вакыт буенча бүген язның беренче көне булса да, табигатьтә әле кыш хакимлек итә. Узган атна ахырында куркытып алган 25-30 градус салкыннар, ачы җил, җәяүле буран, урамнарда сыртлап өелгән кар көртләре - кыскасы, яз билгеләре әле сизелми дә кебек.
Юк, ялгышам, бар икән яз билгеләре, бар, тирә-ягыңа игътибар белән карарга...