Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аварияләрнең һәр бишенчесендә төзек булмаган транспорт белән юлга чыгучылар гаепле, диләр "Таттехконтроль" хезмәткәрләре

Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, һәр бишенче юл фаҗигасе төзек булмаган транспортта юлга чыгучылар гаебе белән ясала. Бәла-казаларның, корбаннарның санын киметү, юлда иминлекне тәэмин итү өчен автотранспортка үз вакытында тиешенчә техник күзәтү уздыру зарур. Татарстанда техник тикшерү операторы булып "Таттехконтроль" җәмгыяте тора. Үзенең эшчәнлеген 2007 елдан алып баручы җәмгыятьнең республикада 50дән...

Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, һәр бишенче юл фаҗигасе төзек булмаган транспортта юлга чыгучылар гаебе белән ясала. Бәла-казаларның, корбаннарның санын киметү, юлда иминлекне тәэмин итү өчен автотранспортка үз вакытында тиешенчә техник күзәтү уздыру зарур.

Татарстанда техник тикшерү операторы булып "Таттехконтроль" җәмгыяте тора. Үзенең эшчәнлеген 2007 елдан алып баручы җәмгыятьнең республикада 50дән артык филиалы бар. Аларның һәрберсендә, шул исәптән бистәбезнең Ленин урамы, 163 йорт адресы буенча урнашкан Кукмара филиалында да югары квалификацияле белгечләр хезмәт күрсәтә.

-Транспорт чарасына техник күзәтү уздыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кергәннән соң, техник күзәтү талонын диагностик карталар алыштырды, - ди "Таттехконтроль" җәмгыятенең Кукмара филиалының өлкән техник эксперты Наил Гатауллин. - Картаны техник күзәтү узган вакытта алырга мөмкин, әлеге документ исә иминиятләү полисы рәсмиләштергән вакытта да кирәк булачак. Техник күзәтү узу мәгълүматлары техник тикшерүнең Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмати системасына тапшырыла. Бу исә Рәсәйдәге барлык иминиятләү компанияләренә дә транспортның "Таттехконтроль"дә техник күзәтү узу фактын тикшерү мөмкинлеге бирә.

2012 елның июлендә гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр буенча такси машиналарына, автобуслар, 8 кешедән артык утыру урыны булган, пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы йөк автомобильләренә, куркыныч йөк ташу өчен билгеләнгән махсус транспорт һәм аларның прицепларына техник күзәтү һәр алты ай саен үткәрелә. Ә инде җиңел автомобильнең чыккан елыннан 3-7 ел вакыт узса, техник күзәтү ике елга бер, искерәкләренә ел саен; рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 3,5 тоннадан артык булган йөк автомобильләре, махсус ут һәм тавыш сигналлары белән җиһазландырылган транспорт чаралары, йөртергә өйрәтү машиналар, мототранспортка шулай ук елга бер техник күзәтү уздырылырга тиеш.

-Транспортны техник күзәтү уздырырга килгән вакытта үзең белән автомобильне теркәү турында белешмә яисә транспорт чарасы паспорты (ПТС), түләү квитанцияләре булу зарур, медицина спракасы кирәк түгел, - ди Наил Гатауллин. - Токсинлылык талоны физик затларга - алты айга, юридик затларга өч айга бирелә. Әлеге талон булман очракта штраф 500 сумны тәшкил итә. Шулай ук бездә техник күзәтү өчен "Ак барс" банкы түләүләрен башкарырга, иминиятләү полисы рәсмиләштерергә, укылмый яисә саннары, хәрефләре күренми торган дәүләт номерларына дубликат ясатырга була.

Транспорт категориясеннән чыгып техник күзәтү уздыру бәяләре:

-җиңел машина һәм 8 кешедән артык утыру урыны булган, пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы автомобильләргә - 400 сум

-максималь авырлыгы 5 тоннадан артмаган автобусларга - 630 сум

-максималь авырлыгы 5 тоннадан арткан автобусларга - 740 сум

-авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган йөк автомобильләренә - 420 сум

-авырлыгы 3,5 тоннадан арткан, әмма 12 тоннага җитмәгән йөк автомобильләренә - 720 сум

-авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк автомобильләренә - 770 сум

-авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган прицепларга - 350 сум

-авырлыгы 3,5 тоннадан арткан прицепларга - 530 сум

-мотоциклларга - 200 сум

-ташламаларга ия булучы физик затларның транспортына техник күзәтү уздыру бәясе - 200 сум.

"Таттехконтроль" җәмгыятенең Кукмара филиалының эш графигы:

Дүшәмбе, якшәмбе - ял көннәре.

Сишәмбедән җомгага кадәр - иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә, шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр эшли.

Көндезге сәгать уникедән бергә кадәр - төшке ял.

фото: http://www.business-gazeta.ru/article/66624/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk