Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 27 февраль 2014 яңалыклары

    • 27 февраль 2014 - 12:50
      “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырышы була
      28 февраль, җомга көнне, Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелә. Башлана 13 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез! фото: http://microstocker.com.ua/gallereya_rabot/illjustracii/vector_objects/books/pic465/
    • 27 февраль 2014 - 11:50
      Сәрдекбашта мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә хоккей турниры узды
      Сәрдекбаш урта мәктәбендә мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә 1996 елгы һәм алардан яшь хоккейчылар командалары арасында ачык турнир үткәрелде. Бозда Сәрдекбаш, Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Күкшел, Адай, Мәмәшир, Вахит, Купка, Яңа Сәрдек, Аш-Буҗи командалары очрашты. Көне буе барган бәйгедә төп көрәш Сәрдекбаш һәм Чишмәбаш командалары арасында барды. Нәтиҗәдә Сәрдекбашның яшь хоккейчылары...
    • 27 февраль 2014 - 10:54
      Районыбызның татар теле укытучылары Казанда узган Бөтенроссия фәнни конференциядә катнашты
      Казанда Россиянең төрле өлкәләрдән килгән галимнәр, аспирантлар һәм республиканың татар теле, әдәбияты укытучылары катнашында "Идел буе гамәли халыкларының традицион мәдәнияте" дигән Бөтенроссия фәнни конференция үтте. Анда безнең районнан да татар теле һәм әдәбияты фәне укытучылары - Зур Сәрдек гимназиясеннән Мөнәвәрә Шәфигуллина, Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Дамира Платонова, Зөлфия Галимуллина, Гөлнара...
    • 27 февраль 2014 - 09:53
      “Кукмара кышы” җыр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
      Яшь башкаручыларны эзләп табу, аларның башкару һәм сәхнә осталыгын күтәрү, татар җырын популярлаштыру, туган телгә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү максатында районда "Кукмара кышы" татар җыры фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар татар халык яки 60, 70нче еллар җырларын һәм үзе теләгән хәзерге заман татар композиторы җырын (барысы 2 җыр) башкарырга тиеш иде. Бәйгедә...
    • 27 февраль 2014 - 08:54
      Шепшеңәрдә яшәүче Һәдия апа белән Хәсәнша абыйның алтын туе булды
      Безнең кечкенә генә Шепшеңәр авылында яшәүче Һәдия апа белән Хәсәнша абый Дәүләтшиннарның алтын туйлары булды. Бу гаилә авылыбыз халкы өчен ак әби белән ак бабай булып тора. Һәркем аларны хөрмәт итә. Алар кечесен-олысын аермыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешегә ярдәм итәргә әзер. Өч балалары да югары уку йортларында белем алып,...
    • 27 февраль 2014 - 07:37
      Кукмарада “Ел укытучысы-2014” бәйгесенә йомгак ясалды (+фото)
      Манзарас урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең район турына йомгак ясалды. Әлеге конкурс кысаларында "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Иң яхшы математика укытучысы", "Ел тәрбиячесе", "Педагог-китапханәче" дә ачыкланды. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" бәйгесендә беренче урынны Кукмара өченче мәктәбе укытучысы Рәсүлә Гыйльметдинова, икенче урынны - күппрофильле лицейдан Руслан Гайнанов, өченче урынны...
    • 27 февраль 2014 - 06:36
      Бистәбез мунчасында ай саен меңнән артык кеше юына
      Кукмара поселогындагы мунчада, үткән елгы уртача күрсәткечләргә караганда, аена 1105 кеше юынган. Шуларның 941е - гомуми залда, 164 кеше аерым номерда чисталык һәм сихәт алган. Аерым номердан аена уртача 69 тапкыр файдаланыла. фото: http://lovimom.ru/shares/single/728
    • 27 февраль 2014 - 05:33
      Республикакүләм иншалар конкурсында 4нче мәктәп укучысы җиңү яулады
      Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан республикүләм үткәрелгән иншалар конкурсында Кукмара 4нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данил Нәҗмиев җиңү яулады. Аңа Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин кул куйган Грамота тапшырылды. Данил үзенең иншасында әтисе Илшатның сугышчан юлы турында сөйли. фото: http://www.biysk22.ru/about/info/news/?PAGEN_1=210
    • 27 февраль 2014 - 04:20
      Кукмарада быел җиде күпкатлы йортка капиталь ремонт ясалачак
      Кукмара поселогында күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча федераль программа нигезендә эшләр башланып китте. Кукмара поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов белдерүенчә, ремонтны җиде йортта: Ленин урамындагы 71,75нче, Почта урамындагы 14нче, Ворошилов урамының 20, 23нче, Майский тыкрыгының 1нче, Тинчурин урамының 16нчы йортларында үткәрү каралган. фото: http://www.i-stroy.ru/docu/tatar/v_2014_g_v_kazani_uvelichat_finansirovanie_kapre/26307.html
    Реклама