Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 февраль 2014 яңалыклары

    • 1 февраль 2014 - 14:10
      "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш ярышы узды (+фото)
      Бүген Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда Беренчелеге узды. Ярыш түбәндәге категорияләрдә узды: Өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм аннан югары, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр - 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм һәм аннан югары...
    • 1 февраль 2014 - 12:55
      Кукмарада көннәр бераз җылыта
      Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, Кукмарада көннәр бераз җылыта. Иртәгә, 2 февральдә, иртәнге якта 22 градус, көндез исә 17 градус салкын булачак. Дүшәмбегә исә синоптиклар 13-15 градус салкын вәгъдә итә. Фото: http://world.fedpress.ru/news/europe/1378098949-v-kholodnuyu-pogodu-vozrastaet-veroyatnost-serdechnogo-pristupa
    • 1 февраль 2014 - 11:42
      Аш-Буҗи китапханәсендә балалар китап күргәзмәсе белән танышты
      Аш-Буҗи авыл китапханәсендә "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Биредә башлангыч сыйныфларда укучы балалар катнашты. Чара барышында китапханәче Алсу Ярмиева укучыларны китапханә, "Мин кулыма китап алам" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кичә ахырында укучылар хозурына "Төлке белән каз" мультфильмы тәкъдим ителде. фото: http://book.cdzzd3.appspot.com/h8/
    • 1 февраль 2014 - 10:28
      Кукмара дзюдочылары ярыштан җиңү белән кайтты
      "Тасма" олимпия резервы балалар спорт мәктәбе ачык беренчелегендә тренер Марс Бәдретдинов шәкертләре дзюдо буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Максим Исаев үз үлчәү авырлыгында (Кукмара 4 урта мәктәбе) 2 урынны яуласа, шушы ук мәктәптән Айнур Шәймарданов, Таһир Шәфигуллин, күппрофильле лицейдан Илназ Хуҗиннар 3 урынны алдылар. фото: http://uraz-lizeum.my1.ru/news/sorevnovanija_po_dzjudo/2011-11-21-357
    • 1 февраль 2014 - 09:22
      Тозсыз суда пешкән солы боткасы ябыктыра
      Кияүгә чыгып, бала тапканнан соң, кинәт кенә гәүдәм тазарып китте. Элек 58 килограмм авырлыкта йөрсәм, тора-бара 76 килограммга җиттем. Ирем юанаеп китүемә башта ачыктан-ачык сүз әйтмәсә дә, соңыннан бу турыда төрлечә "төрттерә" башлады. Берәр кая барганда киемнәремә сыймасам, үземнең дә гел кәеф кырыла иде. Төрле диеталарда да утырып карап, файдасын...
    • 1 февраль 2014 - 08:39
      Ашыгыч ярдәм хезмәтләренә шалтыратканда берле санын өстәргә онытма
      Россия Элемтә министрлыгының барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре өчен яңа телефон номерлары кертү турындагы карары 27 гыйнвардан үз көченә керде. Ияләнгән номерлар алдына 1ле цифры өстәлеп, хәзер коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә -101, полициягә -102, "Ашыгыч ярдәм"гә -103, газ челтәренең авария хезмәтенә -104, "Бала куркыныч хәлдә" линиясенә тоташу мөмкинлеге - 121 һәм 123...
    • 1 февраль 2014 - 07:34
      Кукмараның өч авыл җирлеге башлыгына Шевроле-Нива ачкычы тапшырылды
      Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының VIII съездында Совет рәисе Минсәгыйть Шакиров республиканың җирле үзидарә органнары арасында барган конкурска йомгак ясап, Татарстандагы 100 авыл җирлеге башлыкларына Шевроле-Нива автомобильләренең ачкычын тапшырды. Безнең районнан да өч җирлек башлыгына - Зур Кукмарадан Марат Галиевка, Ныртыдан Рәфыйк Заһидуллинга, Сәрдекбаштан Айнур Гәрәевларга да әлеге машиналар бирелде....
    • 1 февраль 2014 - 06:43
      Гомерем бетмәгән әле...
      Тормыш кайчак, типсә - тимер өзәрдәй баһадир ирләрне дә бөтереп сала. Шундый берәүне беләм. Яше кырыкка да җитмәгән, таза, озын гәүдәле, үз-үзенә ышанган кыяфәтле бу ирне бернинди чир дә, хәтта давыл да аяктан екмас кебек тоела иде. Көннәрдән беркөн аның инфаркт белән дәваханәгә эләгүен ишетеп, аптырап калдым. Реанимация бүлегендә ята,...
    • 1 февраль 2014 - 04:30
      Кукмарада гыйнвар аенда биш янгын чыгу очрагы теркәлгән
      Агымдагы елның гыйнварында булган салкыннар һәм һава температурасының кисәк кенә түбәнәюе сәбәпле, Кукмара районында 5 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча күзәтчелек эшләре бүлекчәсе кисәтә: электр җылыткычларын янучан предметлар яныннан читтәрәк кулланыгыз. Мич янындагы идәнгә калай җәяргә, мичтән чыккан күмерне су сибеп сүндерергә һәм куркынычсыз урынга...
    Реклама