Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 29 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 29 гыйнвар 2014 - 13:30
      "Кукмара кышы" җыр бәйгесенең ярымфиналы РДКда була
      Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда җыр, моң сөючеләр арасында популяр булган, "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе үткәрә. Фестивальдә катнашучыларның яше 14тән 35 яшькә кадәр. Бәйгенең шартлары буенча җырчының репертуарында бер халык яки 60-80 елларда...
    • 29 гыйнвар 2014 - 12:30
      Кукмарада “Татарстан чаңгы юлы – 2014” чаңгы ярышлары узачак
      2 февральдә, Кукмара 4нче мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юлы - 2014" массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Программа буенча 2002 елгылар һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар - бер, VIP чабышчылар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар, 40-49 яшьлек хатын-кызлар, 2000-2001 елгы малайлар һәм кызлар - ике, 1998-99 елгы кызлар-малайлар, 1996-97 елгы...
    • 29 гыйнвар 2014 - 11:59
      Лельвиж авыл җирлегендә хисап җыелышы булды
      Лельвиж авыл җирлегендә 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш булды. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ел дәвамында башкарылган эшләр, 2014 елга булган бурычлар белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов үз чыгышында лельвижлыларның тормыш хәле, булган проблемаларга тукталды. Шулай ук район прокуроры Минемулла Нәҗипов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, полиция участок...
    • 29 гыйнвар 2014 - 11:30
      Районыбызның талантлы укучыларын һәм укытучыларын бүләкләделәр
      "Ак барс" яшләр үзәге базасында Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтенроссия һәм регионара олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүче укучыларны һәм укытучыларны бүләкләү тантанасын уздырды. Иң яхшы һәм актив укучылар арасында безнең районнан күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы Ләйсән Марсетдинова һәм чыгарылыш сыйныф укучысы Роман Кузнецов, Нырья мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Лариса...
    • 29 гыйнвар 2014 - 10:56
      "Җиденче чакрым" кафесы янында халык шугалагы ачылды
      Зур Кукмара авылы янындагы "Җиденче чакрым" кафесы артында "Халык шугалагы" ачылды. Эшмәкәр Мансур Гыйльметдинов тырышлыгы белән кафе янәшәсендә төзелгән шугалакта көннең теләсә кайсы вакытында үз тимераягың белән бушлай шуарга мөмкин. Тимераякларны биредә прокатка да алырга була. фото: http://salov-dmitry.livejournal.com/5815.html
    • 29 гыйнвар 2014 - 09:56
      Даими авторыбыз Мөнәвәрә Шәфигуллинага - 55 яшь
      Районыбызның матур табигатьле Төркәш авылында Васига һәм Хәлим Вәлиевлар гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып дөньяга килә ул. Акыллы, игелекле булсын дип, кызчыкка "яктылык, нур сибүче" мәгънәсендәге Мөнәвәрә исемен кушалар, бик кадерләп, иркәләп үстерәләр. Шулай да абыйлары, апалары "чыныгу мәктәбе"ндә шактый сынадылар үзен. Вәсилә апасы белән яшь аралары якын булганлыктан, Мөнәвәрә...
    • 29 гыйнвар 2014 - 09:29
      Кукмарада исерек шофер авария ясаган
      Исерткеч эчемлек кулланып рульгә утыручыларны "ау"лауны дәвам иттек. Беренче тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыккач: "Менә бит ничек яхшы, Кукмарада бер генә исерек шофер да очрамады", - дип сөенүебез юкка булган икән. 22 гыйнварда, көндезге сәгать дүртенче яртыларда, бистәбезнең Ленин урамында булган юл фаҗигасендә ВАЗ-21014 автомобиле шоферы үзеннән алда баручы...
    • 29 гыйнвар 2014 - 08:30
      Гимназиянең “Яшь коткаручы”ларына – 10 яшь
      Соңгы берничә елда мәктәп укучыларының дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп үткәрү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Кайсы гына белем йортын алсаң да, һәммәсендә диярлек төрле түгәрәкләр эшләп килә. Кызлар-егетләр бик теләп кул эшләренә дә өйрәнәләр, техник иҗат белән шөгыльләнәләр, фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар. Кукмара 1нче гимназиясенең...
    • 29 гыйнвар 2014 - 07:30
      Березнякта тарихтан олимпиада узды
      Тарих фәненә кызыксынуны арттыру һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Березняк мәктәбе белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары арасында тарих фәненнән олимпиада үткәрде. Ул тарих фәне укытучысы Харис Ваһапов истәлегенә багышланды. Олимпиаданың җиңүчеләре булып Березняк мәктәбеннән Әбүзәр Таҗетдинов, Пычак мәктәбеннән Илназ Бакиров, Кукмара күппрофильле лицееннан Регина...
    • 29 гыйнвар 2014 - 06:30
      Кукмарада район башлыгы призына милли көрәш бәйгесе була
      1 февральдә, Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда Беренчелеге була. Ярыш түбәндәге категорияләрдә узачак: Өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм аннан югары, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр - 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм һәм аннан...
    • 29 гыйнвар 2014 - 05:19
      Районыбыз имамнары Ак мәчеттә булып кайтты
      Татарстанның Диния нәзарәте тәкъдим итүе буенча, Болгарда урнашкан Ак мәчеттә хәзер атна саен төрле район имамнары делегацияләре катнашында җомга намазлары укылачак. 24 гыйнварда узган җомга намазында биредә Кукмара делегациясе булып кайтты. Сәфәр вакытында районыбызның 14 имамы һәм район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин Болгарның тарихи урыннары белән танышып, әби-бабайларыбыз рухына дога...
    • 29 гыйнвар 2014 - 04:07
      Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә Фарук Манасыйпов истәлегенә мемориаль такта куелды
      Ятмас Дусай авылы башлангыч мәктәбендә шушы авылның күренекле шәхесе Фарук Манасыйпов истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге тантанада аның улы Наил Манасыйпов, авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, район ветераннар советы җитәкчесе Мияссәр Мансуров һәм башкалар катнашты.
    Реклама