Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек шофер авария ясаган

Исерткеч эчемлек кулланып рульгә утыручыларны "ау"лауны дәвам иттек. Беренче тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыккач: "Менә бит ничек яхшы, Кукмарада бер генә исерек шофер да очрамады", - дип сөенүебез юкка булган икән. 22 гыйнварда, көндезге сәгать дүртенче яртыларда, бистәбезнең Ленин урамында булган юл фаҗигасендә ВАЗ-21014 автомобиле шоферы үзеннән алда баручы...

Исерткеч эчемлек кулланып рульгә утыручыларны "ау"лауны дәвам иттек. Беренче тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыккач: "Менә бит ничек яхшы, Кукмарада бер генә исерек шофер да очрамады", - дип сөенүебез юкка булган икән. 22 гыйнварда, көндезге сәгать дүртенче яртыларда, бистәбезнең Ленин урамында булган юл фаҗигасендә ВАЗ-21014 автомобиле шоферы үзеннән алда баручы "Шевроле Ланос" автомобиленә бәрелде. Тикшерү барышында 60 яшьлек әлеге ир-атның коньяк эчкән булуы да ачыкланды.

-Бәхетсезлек очрагы шоферның ике автомобиль арасындагы тиешле дистанцияне сакламавы нәтиҗәсендә килеп чыкты, - ди ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиев. - Беренчедән, ул юл йөрү кагыйдәсен бозды, шуның өчен аңа 1500 сум штраф язылды, икенчедән, руль артына салган килеш утырган.

Әлеге абзый, авырлык белән булса да, үз гаебен таныды. Башка чарасы да юк бит - инспектор кулындагы алкотектор беркайчан ялгышмый. Шоферның организмында 0,54 промиль алкоголь булуы ике-өч минут эчендә билгеле булды. Кире чигенеп буламы инде моннан соң?! ВАЗ-21014 шоферы беркетмәгә: "Бер рюмка коньяк эчкән идем", - дип үз куллары белән язып куйды, имзасын да сырлады. Автомобиле штрафлар тукталышына куелды, ә хуҗасының киләчәк язмышын исә җәмәгать хөкемдарлары хәл итәчәк. Суд нинди карар чыгарыр, әлегә билгесез. Әмма ир-атның 1,5-2 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәге һәм 30 мең сум штраф түләве көн кебек ачык. Башка "гөнаһ"лары да өстәлеп, җәза тагын да кырысланмаса...

Саннар

70 килограммлы ир кеше организмыннан

42 процентлы 100 грамм коньяк тулысынча чыгып бетсен өчен 5 сәгать 13 минут, 300 граммга - 5 сәгать 40 минут, ә 500 граммга - 26 сәгать 95 минут вакыт кирәк.

фото: http://russhanson.ru/forum/viewtopic.php?f=29&t=38177

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk