Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 22 гыйнвар 2014 - 12:10
      Мәчкәрә коррекция мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте
      Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Мәчкәрә коррекция интернат мәктәбендә "Имин йөрик юлларда" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Анда кунак итеп, районның ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, хезмәткәр Елена Собакиналар чакырылган иде. Укучылар бу чарада өч командага бүленеп, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә...
    • 22 гыйнвар 2014 - 11:09
      Березняк авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
      Березняк авыл җирлегендә 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үткәрелде. Анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Березняк авыл җирлеге башлыгы Альбина Сибгатуллина, полициянең участок уполномоченные Виталий Кусаев, район прокуроры Минемулла Нәҗипов чыгыш ясады.
    • 22 гыйнвар 2014 - 10:32
      Түбән Өскебаштагы бер хуҗалыкта янгын чыккан
      17 гыйнварда Түбән Өскебеш авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыгып, мунча һәм сарайлар янган. Йорт авыл халкы ярдәме һәм янгын сүндерүчеләр көче белән сакланып калынган. 21 гыйнварда исә Лубян авылында бер торак йорт тулысынча янып беткән. Ике янгын чыгуның да сәбәпләрен ачыклау бара. фото: http://newdela.ru/dva-cheloveka-pogiblo-na-pozhare-v-poselke-kuzhener-marij-el/
    • 22 гыйнвар 2014 - 09:44
      Хезмәттәшебез Гөлназ Галимҗанова республика бәйгесендә икенче урын алды
      Республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, үзенең оешуына 55 ел тулу уңаеннан, Татарстан журналистлар берлеге белән берлектә, уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр эшчәнлеген яктырткан иң яхшы журналистлык язмасына бәйге уздырды. II урынга газетабызда дөнья күргән "Кукмара Кулибины" һәм "Мин вундеркинд түгел" язмалары белән журналистыбыз Гөлназ Галимҗанова лаек дип табылды. Хезмәттәшебезне чын...
    • 22 гыйнвар 2014 - 09:02
      РДКда "Студентлар кышы" фестивале узачак
      4 февральдә район Мәдәният йортында студент яшьләр катнашында "Студентлар кышы - 2014" фестивале узачак. Әлеге чараны район яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре оештыра. Җыр-бию, нәфис сүз осталарын, музыка уен коралларында уйнаучыларны фестивальнең концерт программасында катнашырга чакырабыз. Заявкалар 2-60-74, 2-61-51 телефоннары аша 2 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Фестиваль кичке сәгать...
    • 22 гыйнвар 2014 - 08:14
      Зур Сәрдек клубында бәйрәмнәр гел уздырылып тора
      Зур Сәрдек мәдәният йорты елның беренче аенда бәйрәмнәрдән гөрләвен дәвам итә. Йөзгә якын чыгыш ясаучысы булган Яңа ел кичәсенең икенче көнендә халык лотерея уеннарына җыелды. Уеннар тәмамланып, барлык призлар өләшенеп беткәч, Камил Бәдертдинов исемендәге призга уздырыла торган традицион аркан тартышу ярышлары оештырылды. Ир-егетләребезнең иң көчлесе булып Яшьләр командасы игълан ителде,...
    • 22 гыйнвар 2014 - 07:36
      Рейд вакытында бу юлы Кукмарада исерек шоферлар очрамады
      Юл фаҗигаләренең соңгы вакытта аеруча күбәеп китүе хафага сала. Кукмара районында гыйнварның өч атнасында гына да 30дан артык бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетми калмыйсың. Кайдадыр автобус юл читенә төшеп капланган, анда укучы балалар зыян күргән, икенче бер автомобильнең йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә тулы...
    • 22 гыйнвар 2014 - 06:20
      Районыбыз укучылары удмурт теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан җиңеп кайттылар
      Нырья, Поч.Кучук, Лельвиж, Түбән Үрәс урта мәктәпләреннән биш укучы, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында катнашып, барысы да җиңү яулап кайттылар. Бу хакта мәгълүмати-методик үзәк белгече Алия Шәймарданова хәбәр итте. Укучыларны һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз!
    • 22 гыйнвар 2014 - 05:03
      Кукмарада "Кукмара кышы" җыр бәйгесе бара
      Яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда "Кукмара кышы" татар җыры бәйгесе башланып китте. Фестиваль-конкурсның беренче сайлап алу туры 18 гыйнварда Әсән-Елга авылында үтте. Анда 14 җырчы катнашты. Икенче сайлап алу этабы 25 гыйнварда Зур Сәрдек мәдәният йортында узачак. Әлеге зоналарда җиңүчеләр - ярымфиналда, ә иң яхшылар Гала-концертта катнашачак.
    • 22 гыйнвар 2014 - 04:10
      Почтальоныбыз кире кайтты
      Бүгенге көндә почтальоннар элеккеге шикелле өй саен хат өләшмиләрдер, дип уйлыйм. Чөнки хәзер туганнарың, якыннарың белән аралашу өчен кәрәзле телефоннар бар. Ләкин үз сүземә каршы килеп, почтальоннарның сумкалары һәрвакыт тулы булуын күрәм. Товарларын сату өчен халыкны миллионнар белән кызыктырган нинди генә хатлар, рекламалар өләшми алар... Минем үз хезмәтен намуслы һәм...
    Реклама