Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 20 гыйнвар 2014 - 11:09
      Террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү максатында киңәшмә үтте
      Дин йортларына йөрүчеләр арасында кешене җенесенә, расага, милләтенә, теленә, чыгышына, дингә мөнәсәбәтенә карап кимсетүләргә юнәлдерелгән гамәлләрне булдырмау, дини оешмаларның биналарын саклауны көчәйтү максатыннан православие дине әһелләре белән киңәшмә үткәрдек, диелгән район прокуроры Минемулла Нәҗипов хәбәрендә. Киңәшмәдә Кукмара чиркәве настоятеле Сергей Елисеев, Югары Чура авылы дини оешмасы настоятеле Филипп Федоров, Оштырма...
    • 20 гыйнвар 2014 - 09:22
      Балалар китапханәсендә "Начар күрүче балалар күзләре белән дөнья" дигән чара узды
      Кукмара балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Начар күрүче балалар күзләре белән дөнья" дип аталган чара уздырды. Биредә төрле уеннар, викториналар, бәйгеләр оештырылды. Чара соңында "Начар күрүчеләр өчен китаплар" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. фото: http://sockart.ru/nonprofit_organizations/catalog_nko/1416214/
    • 20 гыйнвар 2014 - 07:41
      Зур Кукмарада хисап җыелышы узды
      Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Зур Кукмара авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты. Киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев, "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" Компаниясенең Кукмара районындагы филиалы директоры Гафур Мөхәррәмовлар да чыгыш ясады. Киңәшмә барышында...
    • 20 гыйнвар 2014 - 05:39
      Кукмара музеена Корея туристлары килде
      Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Корея Республикасыннан туристлар булып китте. Алар музейга экскурсия ясап, район тарихы һәм көнкүреше, татар халкының мәдәнияте белән таныштылар, "Лилия" ательесына татар халык костюмнарын тектерү өчен заказ биреп киттеләр. Татарстанга булган сәфәрләре вакытында Корея кунаклары берничә татарча сүз дә өйрәнгән.
    • 20 гыйнвар 2014 - 04:20
      “Хуш исләр бутигы”ннан тәмле исләр бөркелә
      Бизәнү-ясану әйберләренә мөкиббән китмәгән хатын-кыз, гомумән, дөньяда юктыр ул. Хәтта: "Мин табигый матурлык яклы", - дияргә яратучылар да бит-кул, тәннәренә төрледән-төрле кремнар, бәлзәмнәр сөртми калмый. Муенса, алка, беләзек, балдак-йөзекләр тагу хакында әйтмибез дә... Хәзер кибетләрдә бизәнү әйберләренә төрлелек аеруча зур. Кайсы гына сәүдә ноктасына тукталсаң да, үзеңә ошаган, зәвыгыңа туры...
    Реклама