Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 30 ноябрь 2013 - 18:24
      Янил мәктәбендә әниләр өчен бәйрәм оештырылды
      Янил урта мәктәбендә "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә килүче әниләрнең йөзләрендә шатлык, нурлар бөркелә иде! Бәйрәм барышында мәктәбебез директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Мәктәпнең иң талантлы укучылары - җырчылар: Нияз Кәримуллин, Рәмзил Галиуллин, Алсу Нуриева, Рамазан Мотыйгуллиннар, район һәм республика күләмендә чыгыш ясаучы...
      137
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 16:13
      Райондашларыбыз “Башваткыч”та катнашты
      "Яңа гасыр" каналыннан баручы "Башваткыч" тапшыруын һәркем яратып карый. Күптән түгел тапшыруда райондашларыбыз Рәмзия Хөсәенова, Марат Мөхәмәтшин, Зөлфия Гыйльметдиновалар да катнашып кайтты. Тиздән тапшыруны район халкы да күрә алачак. Тапшыруның кайчан эфирга чыгуын хәбәр итәчәкбез.
      120
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 13:55
      Синоптиклар кышның беренче көнендә Кукмарада салкын һава торышы вәгъдә итә
      Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, кышның беренче көне - 1 декабрьдә, Кукмарада көннең салкынча булуы көтелә, кар явачак. Һава температурасы -10, -12 градуста тирбәләчәк. Атмосфера басымы 746 мм. терекөмеш баганасын тәшкил итә. Юлларда бозлавык, сак һәм игътибарлы булыгыз. фото: http://inmsk.ru/news/20120314/343950614.html
      125
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 12:53
      Районыбыз көрәшчесе Фарис Билалов Татарстан чемпионатында икенче урын алды
      Казанның "Ак барс" көрәш сараенда Татарстан чемпионаты узды. Кукмара данын яклаган Фарис Билалов 85 килограмм авырлыкта икенче призлы урынны яулады. Финалда ул Балтач көрәшчесе, спорт остасы, тренер Ренат Хәйретдинов белән бил алышты. фото: http://www.priuralie96.ru/news/vserossijskij_turnir_kubok_urala_po_borbe_kuresh/2012-11-01-983
      134
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 11:05
      Бушлай җир алу өчен исәпкә куелган күп балалы гаиләләр саны буенча Кукмара алдынгылар рәтендә
      Татарстанда бүгенге көндә бушлай җир алу өчен 23 мең 207 күп балалы гаилә исәпкә куелган. Ә менә участок алу өчен теркәлгән гаиләләр саны буенча Кукмара районы алдынгылар рәтендә бара. фото: http://pg21.ru/newsv2/63037.html
      137
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 10:01
      Һәлакәткә очраган “Боинг-737” самолеты капитанын соңгы юлга озаттылар
      Бүген агымдагы елның 17 ноябрендә һәлакәткә очраган "Боинг-737" самолеты экипажының капитаны Рөстәм Салиховны җирләгәннәр. "Комсомольская правда" хәбәр итүенчә, һәлак булган капитанның туганнары "Татарстан" авиакомпаниясеннән 1 миллион 900 мең сум һәм "Согаз" компаниясеннән 100 мең сум компенсация алганнар. Чыганак: http://kazanfirst.ru/online/9852
      138
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 09:28
      Кукмарада соңгы өч көндә 12 авария булган
      Җиһанны аклыкка төреп яуган карга бу көннәрдә сөенеп бетә алмадык. Ниһаять, кыш килде бит. Әмма көннәрнең әле җылытып, әле салкынайтып торуы шактый уңайсызлыклар тудыра, дисәк тә ялгыш булмас. Җәяүлеләр юлы - тротуарларны боз элпәсе каплаганлыктан, кайбер урыннарда бөтенләй атлап йөрерлек түгел. Транспорт йөртүчеләр дә кышка ияләнеп бетә алмый - күбесе...
      113
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 08:43
      "Салават күпере" иҗат берләшмәсе каләм тибрәтүчеләрне үзенә җыйды
      Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышка иҗатның төрле тармаклары - шигырь, хикәя, мәкалә язучы, видео һәм фотога төшерүчеләр, техник иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр чакырылган иде. фото: http://www.pbrush.ru/2009/10/03/starinnye-knigi-i-bumaga-s-perom-old-book-and-paper-with-feather.html
      142
      0
      0
    • 30 ноябрь 2013 - 06:18
      "Бердәм Россия" партиясенең 16нчы конференциясе узды
      Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлегенең 16нчы конференциясе булып үтте. Анда көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: җирле сәяси Советка һәм контроль-ревизия комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде һәм партиянең 14нче Бөтенроссия съезды нәтиҗәләре буенча фикер алышынды. Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт...
      141
      0
      0
    Реклама