Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 октябрь 2013 яңалыклары

    • 20 октябрь 2013 - 14:11
      Җиләк-җимеш үсентесе сатып алганда игътибарлы булырга кирәк
      -Җиләк-җимеш үсентесен ничек сайларга? Бу сорауга "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәфкать Галимуллин җавап бирә: -Октябрь ае җиләк-җимеш агачлары, куаклар утыртыр вакыт. Әмма яшь үсентеләр сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк. Чын, яхшы сортлар питомникта гына үстерелә. Үсентеләрнең этикеткасында кайсы питомниктан булуы, сертификаты яки апробация акты булырга тиеш. Үсемлекнең яфраклары...
      371
      0
      0
    • 20 октябрь 2013 - 10:46
      Районыбызның Нормабаш авылында зират чистарту өмәсе үтте
      Нормабаш авылында мондый өмәләр елга ике тапкыр яз һәм көз оештырыла. -Зиратыбыз арткылы-торкылы ауган карт агачлар белән тулган иде, - ди авыл имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин. -Соңгы 5-6 ел дәвамында өмәләр үткәреп, чистарттык, иске каберлекләрне тәртипкә китердек. Кайткан кунакларга да үз туганнарының каберлекләрен табу җиңеләйде. Быелгы гает алдыннан да авылдашлар...
      391
      0
      0
    • 20 октябрь 2013 - 09:20
      Зур Сәрдек авыл җирлеге клубларында өлкәннәр өчен бәйрәм кичәләре узды
      Зур Сәрдек авыл җирлегенә кергән һәр авылның клубында, өлкән буын тамашачысы өчен "Шөкер итеп яшик бу җирдә!" дигән бәйрәм кичәләре уздырылды. Җылы һәм якты мәдәният йортларына кунак булып килгән авылдашларыбыз алдында Зур Сәрдек мәдәният йортының "Якты моңнар" концерт төркеме чыгыш ясады. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. хәдисләренә таянып төзелгән программабызда әти-әни һәм...
      787
      0
      0
    • 20 октябрь 2013 - 07:50
      Районыбызның мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвешен сайлый
      "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә күп төрле эшләр башкарылды, дип хәбәр итте район мәгълүмати методик үзәкнең тәрбия эшләре буенча белгече Гөлназ Мәхмүдова. Район үзәк дәваханәсе табиблары катнашында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган сыйныф сәгатьләре узды, "Үлем ярымфабрикатлары" дигән фильм күрсәтелде. Ата-аналар җыелышларында исә...
      384
      0
      0
    • 20 октябрь 2013 - 05:28
      Балаларын тәрбияләмәгән ананың эше район судында каралачак
      12 яшьлек улы һәм 14 яшьлек кызын тәрбияләмәгән өчен узган елда суд 38 яшьлек райондашыбызның ана хокукларын чикләгән булган. Шуннан соң да әлеге хатын төзәлергә теләмәгән, балигъ булмаган балаларының язмышы һәм саулыгы белән кызыксынмаган, аларны тәрбия кылмаган. Алар балалар йортында яши. Бу нисбәттән район прокуратурасы әлеге хатынны ана хокукыннан мәхрүм...
      389
      0
      0
    Реклама