Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 август 2013 яңалыклары

    • 26 август 2013 - 12:17
      Әсән-Елга балалары китапханәдә Роберт Миңнуллин иҗаты белән танышты
      Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова балалар бакчасында Роберт Миңнуллинның "Әни, мин көчек күрдем" әсәре буенча китап презентациясе үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 18 бала катнашты. Биредә балалар Роберт Миңнуллинның чәчмә әсәрләре белән дә танышып, шигърият темасына төрле чыгышлар ясадылар. фото: http://www.gabdullatukay.ru
      499
      0
      0
    • 26 август 2013 - 11:02
      Район Советында терроризмга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды
      Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф объектларында терроризм куркынычсызлыгы чаралары күрү, Белем көнендә мәгариф учреждениеләрендә терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларны ачыклау, аларны кисәтү һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышта район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район мәгариф идарәсе...
      438
      0
      0
    • 26 август 2013 - 09:50
      Кукмарада 165 кеше иминлек каешы куймаган өчен штраф түләячәк
      Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында игълан ителгән "Игътибар - балалар!" акциясе дәвам итә. Акция барган чорда юлда тәртип бозучы балалар аеруча контрольгә алына, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче өлкәннәргә дә таләпләр катгый. Балаларын махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган автомобильгә утыркан өчен - 20, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен -...
      459
      0
      0
    • 26 август 2013 - 08:57
      “Нараткай”да ял итүчеләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара
      "Безнең белән бергә сайла!" акциясе кысаларында районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре хезмәткәрләре "Нараткай" лагеренда наркомания, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерелгән чара уздырды. Лагерьда ял итүче балалар "Без наркотикларга каршы" дигән темага рәсемнәр конкурсында, интеллектуаль викторинада, әдәби бәйгедә үзләрен сынадылар. Яшь җырчылар...
      543
      0
      0
    • 26 август 2013 - 06:58
      Лельвиждан Иван Васильев - Курск дугасында барган сугышларда катнашкан бердәнбер ветеран
      Курск дугасында барган каты сугышларда Совет гаскәрләренең җиңүенә 70 ел тулу уңаеннан ветеран Васильев Иван Павловичка район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова сүзләренә караганда, Иван Павлович Курск дугасында катнашкан, бүгенге көндә исән-имин булган бердәнбер ветеран. -Мин тумышым белән Лельвиж авылыннан. Пар канатым...
      433
      0
      0
    • 26 август 2013 - 05:51
      Изгелек ит (шигырь)
      Җир шарында тормыш дәвам итәр Сур быргысы аваз салганчы. Гамәл дәфтәрләреңнән изгелекне Без эзләрбез күзләр талганчы. Изге булган эшләр язылып барыр, Яман булганы да югалмас. Изгелегең җиңәр яманлыкны, Кирәкмәгән җиргә тотылмас. Еллар узар, тормыш дәвам итәр, Кайтып китәр безне белгәннәр. Тик булмастыр дога кылырга Безне белеп, безне күргәннәр. Күкшел халкы...
      939
      0
      0
    • 26 август 2013 - 04:09
      Кукмарада көннәр бераз салкынайта
      Җәйге, кызу көннәр акрынлап артта кала бара. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, атна дәвамында Кукмарада салкынча һава сакланачак. Дүшәмбе, 26 августта аз блытлы һава, температура +9, +16. Атмосфера басымы 751 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Җомга, 30 августта яңгыр явуы ихтимал. фото: http://kramaxa.at.ua/news/novosti_kramatorska/12-0-11
      476
      0
      0
    Реклама