23 август 2013 яңалыклары
-
Кукмарада почтальоннар җитми
Газета-журналлар, пенсия-пособиеләр белән сөендерүче почтальоннар һәр йортта көтеп алынган кунак. Бигрәк тә өлкән буын "дүрт күз" белән көтә аларны. Әмма соңгы вакытта хат ташучы булып эшлим, дип торучылар бик сирәк. Кукмарабызда почтальоннар җитми. Кайдан гына эш табыйм икән, дип өзгәләнүчеләрне Кукмара почтамтында көтәләр. Кешеләргә шатлык өләшү - үзе бер бәхет...
-
Район газетасына иске бәяләр белән язылып калырга ашыгыгыз!
"Татарстан почтасы" 20 июльдән 2014 елның 1нче яртыеллыгына матбугатка срогыннан алда язылу башлануын игълан итте. Подписка 2013 елның икенче яртыеллыгына булган бәяләр белән алына. "Хезмәт даны", "("Трудовая слава") газеталарына алдагы ярты елга язылу хакы 300 сум. Газетага Кукмара почтамтында, барлык элемтә бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша һәм редакциядә язылырга мөмкин.
-
Үз эшен ачарга хыялланучы авыл яшьләре яңа проектта катнаша ала
Инициативалы һәм күптәннән үз эшен ачарга хыялланучы, күп идеялы, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмәүче авыл яшьләре өчен яңа проект игълан ителде. Аның нигезендә, Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укулар оештырыла. Аның өчен өч төрле әйбер сорала: буш вакыт, теләк һәм интернет. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда...
-
Район Советының 28нче сессиясе булды
Бүген Кукмара районы Советының 28нче сессиясе булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. Кукмара районында җинаятьчелекнең торышы, җинаятьләрне киметү чаралары һәм хокук бозуларны кисәтү турында. 2. 2013 елның 1яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында. 3. Кукмара район Советының "Кукмара муниципаль районының 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлы чорына...
-
Зур Сәрдек авылы укучылары китапханәдә "Идегәй" дастаны буенча фикер алышты
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә китапханәсе Наилә Шакирова китап укучыларны татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру, халкыбызның үткәне турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан "Мин яхшыга яхшымын, мин яманга яманмын" дигән исем астында "Идегәй" дастаны турында фикер алышу үткәрде. -Әлеге халык авыз иҗаты әсәре - дастандагы геройлар арасындагы вакыйгалар һәм үзендә бөтен...
-
Районыбыз ветераннары "Дружба" агрофирмасында кыр эшләренең барышы белән танышты
Районыбызның бер төркем ветераннары "Дружба" агрофирмасында урып-җыю һәм башка кыр эшләренең барышы белән танышып кайттылар. Агрофирма җитәкчесе Виталий Андреев аларны игенчелектә, терлекчелектә башкарылган эшләр, күрсәткечләр белән таныштырды. Ветераннар Поч.Кучук терлекчелек фермасында, басуда арыш чәчүче "Нью Холланд" комплексы һәм арпа уручы комбайннар янында булдылар. Аларның күбесе элек авыл хуҗалыгында эшләгән, шуңа...
-
Байлангар җирлегендә юлларны төзекләндерү өчен 27 КамАЗ вак таш кирәк булган
Байлангар авылында Фәхретдин Заһретдинов урамындагы күпер төбе вак таш белән ныгытылган, шушы һәм Тукай, Совет урамнарына вак таш җәелгән, суүткәргеч торбаларның тишелгән урыннары ямалган. Шулай ук Нормабаш, Сазтамак авыллары урамнарында юлларның чокырлы-чакырлы урыннары төзекләндерелгән. Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевның әйтүенә караганда, бу эшләр "Кукмара" агрофирмасы белән берлектә башкарылган, барлыгы...
-
28 хуҗалыклы Тәмәйдә "Кече авыл бәйрәме" узды
Гүзәл табигатьле Тәмәй авылын җырларга кушып җырларлык. Хуҗалык саны 28 генә булса да, зур тарихка ия ул.. Тарихка карасак, Тәмәй берничә тапкыр исемен алыштырган, диләр. Иң элек ул Ишбулат булып, унтугызынчы гасырның 90нчы елларында Ерболдино булып йөргән. Әле күмәкләштерү елларында биредә "Кустарь" дигән хуҗалык оешкан, 70-80 йорт исәпләнгән. Халык игенчелек,...