Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз ветераннары "Дружба" агрофирмасында кыр эшләренең барышы белән танышты

Районыбызның бер төркем ветераннары "Дружба" агрофирмасында урып-җыю һәм башка кыр эшләренең барышы белән танышып кайттылар. Агрофирма җитәкчесе Виталий Андреев аларны игенчелектә, терлекчелектә башкарылган эшләр, күрсәткечләр белән таныштырды. Ветераннар Поч.Кучук терлекчелек фермасында, басуда арыш чәчүче "Нью Холланд" комплексы һәм арпа уручы комбайннар янында булдылар. Аларның күбесе элек авыл хуҗалыгында эшләгән, шуңа...

Районыбызның бер төркем ветераннары "Дружба" агрофирмасында урып-җыю һәм башка кыр эшләренең барышы белән танышып кайттылар. Агрофирма җитәкчесе Виталий Андреев аларны игенчелектә, терлекчелектә башкарылган эшләр, күрсәткечләр белән таныштырды. Ветераннар Поч.Кучук терлекчелек фермасында, басуда арыш чәчүче "Нью Холланд" комплексы һәм арпа уручы комбайннар янында булдылар. Аларның күбесе элек авыл хуҗалыгында эшләгән, шуңа ветераннарга заманча техника, аларның җитештерүчәнлекләре белән танышу кызыклы булды. Үз тәҗрибәләреннән чыгып, агрофирма җитәкчеләренә киңәшләрен дә бирделәр.

фото: http://agrovektor.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk