Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 7 август 2013 яңалыклары

    • 7 август 2013 - 12:32
      Югары Чурада быел туучылар саны кимегән
      Югары Чура авылы җирлегендә быел 5 кеше дөньяга килеп, 10 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган ел бу вакытка 9 кеше туып, 12 кеше үлгән булган. Әлеге җирлеккә бүген биш авыл карый: Югары Чура, Кече Чура, Поршур, Пчеловод һәм Көшкет-Баш. Бүген биредә 1432 кеше гомер итә.
    • 7 август 2013 - 11:18
      Олыяз урта мәктәбенә ТРның дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекция начальнигы Василий Александрович Кудряшов килде
      7 августта Олыяз урта мәктәбе төзелешендә Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Василий Александрович Кудряшов булды. Ул төзелеш барышы, технологик таләпләрнең үтәлеше белән танышты.
    • 7 август 2013 - 09:51
      Ятмас-Дусайда туып-үскән ике эшмәкәр мәчет ремонтлауга алынган
      Ятмас Дусай авылы җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина хәбәр итүенчә, Кукмарада үз төзелеш оешмасы булган, биредә туып-үскән иганәче Рафис Кәримов, шәхси эшмәкәр Нурфия Төхвәтуллина ярдәме белән авыл мәчетен төзекләндерү эшләре башланган. Тиздән 1995 елда сафка баскан Ятмас Дусай авылы мәчете тышкы яктан сайдинг белән төреләчәк. Шулай ук, күптән түгел булып узган...
    • 7 август 2013 - 08:46
      Кукмараның “Шәфкать” үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” бәйрәме узачак
      Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә 1 августтан яңа группа тупланды. Кукмара, Балтач, Теләче, Саба, Казан, Мамадыш, Түбән Кама якларыннан бүген бирегә 45 бала җыелган. Бер айга сузылган тернәкләнү вакытында балалар өчен төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Кичә Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәрләре биредә китап сәгате уздырганнар. Җомга көнне "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән бәйрәм...
    • 7 август 2013 - 07:30
      Кулыңны тыймасаң – штраф
      Район прокуратурасы районыбыз кешесе Александр Федоровка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты, дип хәбәр итте безгә прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Быел май аенда Александр Федоров исерек хәлдә йодрыклары белән Таһир Абдуллинның йөзенә суга. Бу хәл Кукмарадан Урта Комарга илтүче юл кырында, автобус тукталышыннан бераз читтәрәк була. Җәмәгать...
    • 7 август 2013 - 06:24
      Мәктәп формасы алыр вакыт
      Җәйнең "бәлеш төбе" - август аена кердек. Мәктәп балаларының рәхәт чоры - каникуллары тәмамланып, яңа уку елы башланырга да бер айдан азрак вакыт кала. Уку әсбапларын, яңа киемнәрне хәзердән үк алып куймасаң, ай азагына таба кыйммәтләнәсен көт тә тор! Шуңа күрә ата-аналар бу турыда кайгырта башладылар инде. Республикада әлегә мәҗбүри...
    • 7 август 2013 - 05:41
      Иртәгә Кукмарада гает намазы 5 сәгать 30 минутта башлана
      Иртәгә, 8 августта мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтәчәк. Кукмара мөхтәсибәте карары нигезендә, бу көнне иртәнге намаз сәгать дүрттә, гает намазы 5 сәгать 30 минутта башланачак. Ике намаз арасында вәгазь булачак. Ураза гаете узган ел 19 августта билгеләнеп үткән иде. Ә беренче тапкыр бу бәйрәмне моннан...
    • 7 август 2013 - 04:59
      Экстремистлык кисәтелде
      Район прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең экстремистлыкка каршы тору үзәге һәм Россия Федерациясенең Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе белән берлектә Кукмара районында яшәүче З.га карата тикшерү үткәрде. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе, 2 класслы юрист Вилнур Кәримов хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәсендә З.ның радикаль дини сәләфи агымына бирелүе, традицион...
    • 7 август 2013 - 03:51
      Чәчәбез дә, урабыз да
      Бүген бер басуны комбайннар иярләсә, икенчесендә чәчү агрегатлары эшли. Моннан тыш, сенаж салу бара. Терлекчелек каралты-кураларын кышка әзерләү, чәчүлек материал туплау кебек эшләрне дә чиратка куярга ярамый. Кыскасы, һәрберсенә өлгер генә...
    Реклама