Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 2 август 2013 яңалыклары

    • 2 август 2013 - 12:17
      Кукмарада десантчылар көнен билгеләп уздылар
      Бүген - 2 август, Бөтенроссия күләмендә десантчылар көне буларак билгеләнеп үтә. Кукмара районында да "десант" дигән горур исемне йөртүчеләр шактый. Без аларны әлеге бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, кәеф күтәренкелеге, озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз. Рәшит Минегалиев фотосында редакциябезгә килгән ике десантчыны күрәсез.
      621
      0
      0
    • 2 август 2013 - 11:09
      7 августта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә “Кайнар линия” эшләячәк
      Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Рсепубликасы буенач идарәсенең Кукмара бүлеге хәбәр итә: 7 августта 10.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия" эшләячәк. Күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве һәм аны сату-алу буенча сорауларга - бүлек җитәкчесе Шәкертова Люция Рамил кызы, дәүләт җир контроле буенча...
      360
      0
      0
    • 2 август 2013 - 10:26
      Өркештә яшәүче Гыйбадуллиннарның компьютер һәм телевизорларын яшен суккан
      Шушы көннәрдә районыбыз өстендә кара болытлар куерып йөргән иде. Илебезнең төньягыннан килгән әлеге циклон нәтиҗәсендә Татарстан буенча көчле яшенле яңгырлар да булып узды. Әлеге яңгырлар вакытында Өркеш авылында яшәүче Фоат Гыйбадуллинның компьютер һәм телевизорын көчле яшен суккан. Өркешнең телефон линиясенә зарар китергән. 7 хуҗалыкка кич буе телефонсыз утырырга туры килгән....
      361
      0
      0
    • 2 август 2013 - 09:24
      Чишмәбаш-Кукмара: әби белән бабушка
      Моннан алтмыш елга якын элек танышып дуслашканнар алар: татар кызы Мәгъсүмә Мөхәммәтҗанова һәм рус кызы Алевтина Елкина. Яшь чагындагы мөнәсәбәтләре гомерлек булыр, дип кем уйлаган? -Алевтина безнең Чишмәбаш авылына фельдшер булып килгән иде. Орынып торган күршеләребезгә фатирга урнашты. Беркөн кичен уенлыкка җыеевтина белән яшьтәшләр икәнбез. Уенлыктан бергә кайттык. Шуннан соң...
      342
      0
      0
    • 2 август 2013 - 08:34
      Кукмара үзәк китапханәсендә күргәзмә эшли башлый
      Кукмара үзәк китапханәсендә 1 августтан "Серле һәм гүзәл чәчәкләр дөньясы" дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Биредә чәчәкләр, гөлләр һәм чәчәк ата торган куаксыман агачлар турында китаплар бер мәйданга җыелып, китапханә кунакларына тәкъдим ителәчәк. Әлеге китаплар арасында чәчәкләрне карау-үстерү, энциклопедия һәм фәнни әдәбият та булачак, дип ышандыра Кукмара үзәк китапханәсе...
      0
      0
      0
    • 2 август 2013 - 07:50
      Кукмара районында урнашкан Уразай авылының 400 еллык тарихы бар (+фоторепортаж)
      Ураза аенда Уразай авылына сәфәр кылып, аның бүгенгесе, уңган халкы һәм төрек кунагы Кыям Текин белән танышып кайттым. БЕЛЕШМӘ Уразайда бүген 304 кеше яши, шуларның 156сы - ир-ат, 148е -хатын-кыз. Биредә 74 хуҗалык, 1 кибет, пилорама, буа, мәчет, мәдрәсә бар. Бөек Ватан сугышында Уразайдан 51 солдат һәлак булган, 42 сугышчы...
      592
      0
      0
    • 2 август 2013 - 06:53
      Кукмара үзәк дәваханәсендә чираттагы диспансеризация бара
      Кукмара үзәк дәваханәсендә гомуми диспансеризация үз эшчәнлеген дәвам итә. Аны табиблар май аенда башлап, өч ай буена инде меңнәрчә кешене тикшерергә өлгергәннәр. Әйтик, инде 657 ир-ат җенси авыруларга карата ПСА, ягъни шеш маркерына анализ биреп караган. Шуларның 32сендә патология табылып, алар онкологка өстәмә тикешеренергә җибәрелгәннәр. Шулай ук, биредә "яшерен кан"га...
      321
      0
      0
    • 2 август 2013 - 06:46
      Кукмараның Җиңү Паркы асфальтында приют балалары рәсем ясады
      "Кояшкай" социаль приютында «Без монда күңелле итеп уйныйбыз һәм дусларча ял итәбез» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Приютның традициясе әйләнгән әлеге бәйрәм Кукмараның Җиңү Паркындагы асфальтта рәсемнәр ясау һәм шунда ук концерт номерлары оештыру рәвешендә барды. Биредә балалар үзләренең хыялларында яшәгән күренешләрне, уй-кичерешләрен рәсемгә төшерделәр. Рәсемнәр буенча игълан ителгән бәйгедә...
      356
      0
      0
    • 2 август 2013 - 05:19
      Мәмәшир авылындагы фап төзекләндерелде
      Мәмәшир авылы медпункты фельдшеры Розалия Хәсәнҗанова хәбәр итүенчә, авыл дәваханәсендә зур ремонт эшләре башкарылган. Төзекләндерү барышында өч тәрәзә, баскыч төбендәге түбә алмаштырылган, керү юлы ремонтланган. Бина тышкы яктан профнастил калай белән төрелеп, түбәсе дә тулаем калай белән ябылган. 1974 елда сафка баскан бу бинаны төзекләндерү эшләре 9 көн дәвам иткән,...
      288
      0
      0
    • 2 август 2013 - 04:13
      Кукмарадан Миннерахман Вәккасов Төмән федераль Сабан туена хөкемдарлык итәргә бара
      3 августта Төмән шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Узган ел ул Владивосток шәһәрендә гөрләгән иде. Әлеге Сабантуйга Россиянең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез, шул исәптән чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да катнашачак. Кукмара районыннан әлеге Сабантуйда спортчы Миннерахман Вәккасов катнашачак. Ул Төмәнгә милли көрәш буенча хөкемдарлык итәргә бара. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      463
      0
      0
    Реклама