Чишмәбаш-Кукмара: әби белән бабушка
Моннан алтмыш елга якын элек танышып дуслашканнар алар: татар кызы Мәгъсүмә Мөхәммәтҗанова һәм рус кызы Алевтина Елкина. Яшь чагындагы мөнәсәбәтләре гомерлек булыр, дип кем уйлаган? -Алевтина безнең Чишмәбаш авылына фельдшер булып килгән иде. Орынып торган күршеләребезгә фатирга урнашты. Беркөн кичен уенлыкка җыеевтина белән яшьтәшләр икәнбез. Уенлыктан бергә кайттык. Шуннан соң...
Моннан алтмыш елга якын элек танышып дуслашканнар алар: татар кызы Мәгъсүмә Мөхәммәтҗанова һәм рус кызы Алевтина Елкина. Яшь чагындагы мөнәсәбәтләре гомерлек булыр, дип кем уйлаган?
-Алевтина безнең Чишмәбаш авылына фельдшер булып килгән иде. Орынып торган күршеләребезгә фатирга урнашты. Беркөн кичен уенлыкка җыеевтина белән яшьтәшләр икәнбез. Уенлыктан бергә кайттык. Шуннан соң бер-беребезгә ияләшеп, аерылмас булдык. Баштагы кыенсынулар юкка чыкты. Мин аны татарча сөйләшергә өйрәттем, үзем русчаны юньләп үзләштерә алмадым,- дип елмая Мәгъсүмә апа.
Өлкән яшьтә булса да, күзләрендә яшьлек очкыны сүнмәгән аның. Җор телле, урыны белән шаяртырга ярата, рәхәтләнеп көлә. Танылган шагыйрьләрнең күп кенә шигырьләрен яттан белүе белән дә шаккатырды. Алевтина Ефремовна турында да җылы истәлекләр саклый.
-Башка кызларны түгел, мине дус итеп сайлавы белән горурландым, - ди ул. - Белемем юк, колхозда атлар караучы булып эшли идем ул чакта. Шулай да уртак тел табып, сердәшләргә әверелдек. Алевтина миңа кияргә матур күлмәкләрен дә биреп торды. Юклы-барлы заманнар бит. Әнием дә аның күңелен күрергә тырыша: ризыклар пешереп каршылый, мунчада юынырга чакыра иде. Телне белмәгән көе чит җирләрдә яшәү җиңел түгелдер, дип кызганганын хәтерлим. Әмма Алевтина үзе көчле рухлы булды, биредә ятсынганын сиздермәде.
Биш ел буе шулай якыннан аралашып яшиләр Мәгъсүмә белән Алевтина. Укымышлы шәһәр кызына күз төшерүче егетләр аз булмый. Кичке уенлыктан кайтканда да иярәләр. Тик Алевтина берсе белән генә таныша һәм шул татар егетен үзенә яр итеп сайлый. Шуннан соң яшь гаилә Кукмара поселогына күченеп китә.
-Дустым балалар йортына эшкә урнашты. Минем анда барганым булды. И-и, анда тәрбияләнүче ятимнәрне кызганудан үзәкләрем өзелә иде! - дип сөйләвен дәвам итә әңгәмәдәшем. - Күп тә үтмәстән мин дә Кара Елга авылы егетенә кияүгә чыктым. Тормыш мәшәкатьләре бөтереп алды, якыннан аралашырга вакыт калмады. Шулай да бер-беребезне онытмадык, хәл белешеп тордык.
Ул вакытлардан бирле алты дистә елга якын гомер үткән. Тормыш юлдашы Тимергали абый белән Мәгъсүмә апа биш кыз, бер ир бала үстергәннәр, аларга белем-тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Ире турында Мәгъсүмә апа кебек яратып сөйләүче хатын-кызлар сирәк очрыйдыр, мөгаен. Аның белән бернинди авырлык күрмәве, бәхетле булуы турында ышандырырлык итеп әйтә. Хәзерге көндә бу өлкән пар төпчекләре Радикның гаиләсе белән бергә яши, киленнәре Гөлшат белән дә серләре килешә.
Инде менә ниһаять, үткәннәргә борылып карарга вакыт җиткән. Олыгая барган саен сагындыра бит ул яшьлек еллары. Чордашлар белән күрешеп сөйләшәсе килә, очрашканда сүзләр бетми.
-Алевтина белән янәдән кунакка йөрешә башладык. Башта кызым Нурия белән бардым янына, аннары ул үзе безгә килде. Ерак еллар артында калган яшь чакларыбызны хәтердә яңартып, сагышланып утырдык. Кызыклы мизгелләр дә онытылмаган. Авыр заманнар булса да, күңелле итеп яши белгәнбез. Дус кызым бер малай үстергән, оныгы бар. Мин - унике оныгымның әбисе, унөченчесенең тууын көтәбез. Шулай итеп, әби белән бабушка без хәзер.
Язмамның исемен шулай дип, Мәгъсүмә апаның сүзләре белән куярга булдым әле. Дуслыкның кадерен белеп, шушы хисләрне дистә еллар аша да югалтмаган апалар үпкәләмәсләр, дип уйлыйм.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев