Кукмара районында урнашкан Уразай авылының 400 еллык тарихы бар (+фоторепортаж)
Ураза аенда Уразай авылына сәфәр кылып, аның бүгенгесе, уңган халкы һәм төрек кунагы Кыям Текин белән танышып кайттым. БЕЛЕШМӘ Уразайда бүген 304 кеше яши, шуларның 156сы - ир-ат, 148е -хатын-кыз. Биредә 74 хуҗалык, 1 кибет, пилорама, буа, мәчет, мәдрәсә бар. Бөек Ватан сугышында Уразайдан 51 солдат һәлак булган, 42 сугышчы...
Ураза аенда Уразай авылына сәфәр кылып, аның бүгенгесе, уңган халкы һәм төрек кунагы Кыям Текин белән танышып кайттым.
БЕЛЕШМӘ
Уразайда бүген 304 кеше яши, шуларның 156сы - ир-ат, 148е -хатын-кыз.
Биредә 74 хуҗалык, 1 кибет, пилорама, буа, мәчет, мәдрәсә бар.
Бөек Ватан сугышында Уразайдан 51 солдат һәлак булган, 42 сугышчы кире әйләнеп кайткан, бүген аларның 1се генә исән-имин.
Танылган шәхесләре: журналист Эльмира Исрафилова, Казандагы "Зилант" оешмасы җитәкчес Әхмәтмөнзил Фәхриев.
4 нәселнең 83 гаиләсе
Иң элек шуны искәртим әле: Уразайның исеме Ураза ае дигән сүздән алынган. Элек бу авыл Мәңгәрҗи үзәнлегендә утырып, аны Мәңгәрҗи дип йөрткәннәр. Күп еллар Сәрдекбаш мәктәбе директоры булып торган Мөзәкир Нәбиев туплаган чыганакларга караганда, авылга нигез 400 еллар элек салынган. Биредән Казан-Себер юлы узганга, халык узгынчылардан шактый зыян күргән һәм Ураза аенда Сәрдек елгасы буена күченгән. Аңарчы биредә марилар яшәгән.
Уразайга дүрт нәсел нигез салган: Ваһап, Бәшәр, Миннекәй, Опыли. Авыл халкының шәҗәрәсе дә шушы 4 нәселдән башлана.
Бүген бу авылда 83 гаилә яши. Кемгә кермә, йортлары төзек, халкыннан ихласлык, нур бөркелә. Йорт саен диярлек йөк транспорты, абзар тулы мал, гөлбакчаларны күреп таң калдым. Өч ел элек авылдан планлы рәвештә бушлай чүп түгү оештырылган. Өч ел рәттән мөселманча Сабан туе уздыралар. Җиде ел элек кибеттә хәмер сатуны туктатканнар. Хәер, биредә халык үзләрен мактаганны бер дә өнәми. Миңа да: "Безне түгел, башкаларны языгыз", - дип, шундук каршы төштеләр...
Уразай 7 авылны үз эченә алган Сәрдекбаш җирлегенә карый. Әлеге җирлекне 29 яшьлек уразайлы Илгиз Нәбиев җитәкли.
-26 яшьтә башлык итеп сайлаганда эшләп китү авыр булмадымы?-дип кызыксындым мине авыл буенча сәяхәткә алып чыккан Илгиздән.
-Җиде авылда җиде төрле халык яши. Әмма Казаннан укып кайткач та, Зур Сәрдек ветеринария участогында эшләдем. Мин анда 17 авылга хезмәт күрсәттем, халык белән тыгыз элемтәдә тордым. Аннан әтием белән әнием укытучылар, тирә-якта абруйлы кешеләр булды. Бәлки шуңа да, яшь булуыма да карамастан, авыл халкы мине якын кабул иткәндер, - диде ул.
Чыннан да, авыл буйлап йөргәндә, Илгиз Нәбиев турында шактый җылы сүзләр ишетергә туры килде.
Чигүче Гөлбану әби
Уразай элек-электән чигүчеләр һәм шәл бәйләүчеләр төбәге саналган. Әмма хәзер андый кул осталарын биредә бармак белән генә санарлык. 87 яшьлек Гөлбану Ибраһимова, мәсәлән, Чишмәбаштан килен булып төшкәч тә, Уразай халкын үзе чигәргә өйрәткән.
-Яшь вакыттан ук чиктем, гомер буе тегү тектем. Күптән түгел ике күземә дә операция ясадылар. Берсе начаррак күрә, ике күз булгач, бер-берсенә булышалар тагы. Барыбер кулдан энә төшми, Аллага шөкер! - ди ул.
Гөлбану әбекәй гомере буена күпме әйбер чиккәнен санап бетерә алмый. Үз һөнәрен килене Рәсимә апага да яшьтән үк өйрәткән ул. Чиккән әйберләрне таратып бетердем дип акланса да, әбекәйнең сандыгы төбеннән гаҗәеп яулыклар чыкты.
-Үзем турында тагын нәрсә сөйлим инде, кызым? 8 яшьтән үги әни белән үстем, без 10 бала идек. Өч класс белемем бар, русча укый-яза белмим. Яшь вакытта Казанда бинокль заводында эшләдем. Аннан Кировта торф чыгардым. Ирем Имаметдин мине бер еллап очрашып йөргәч атлы тарантаска утыртып урлады. Дүрт бала үстердек. Тегәргә-чигәргә кечкенә вакытта, курчакларга күлмәк кирәк булгач өйрәндем. Хәзер дә киленем белән янәшә утырып рәхәтләнеп тегәм һәм чигәм!
Пар канатлар
Уразайда ел саен 3 пар гаилә кора. Шәфигуллиннар исә авылның иң үрнәк гаиләләреннән берсе. Рәзил белән Лилия ике сыер, берничә баш үгез, кош-корт асрый, үзләре инкубатор ясап, чебеш, каз бәбкәсе чыгарганнар, йорт салганнар, тракторлары бар, ян бакчада вак суган үстерәләр. Күптән түгел үзе балта остасы булган Рәзил иминият агентлыгына эшкә урнашкан. Лилия исә мин килгәндә бала тудыру йортына, өченче бәбиен табарга киткән иде.
-36 яшьтә генә булса да, Рәзил йокыдан кеше торганчы тора, кеше яткач ята. Ул хатынын шулкадәр кадерли, интеллигентларың бер читтә торсын! - дигәннәр иде күршеләре аның турында. Миңа исә Рәзил бик тыйнак һәм аз сүзле булып тоелды. Хәләл җефете турында бер генә җөмлә әйтте ул:
-Лилия минем уң кулым, моңа ул югында тагын да ныграк төшенәм.
Әмма йортта хатын-кыз юклыгы сизелми. Без сүз куертып торганда кызлары Динә бер кочак кипкән кер кертеп төрде, кетәклектән бер әрҗә йомырка җыйды.
Рәзил белән Лилия мәктәптә танышып, 13 яшьтә бер-берсенә гашыйк булганнар. Шул вакыттан башлап, 10 ел очрашканнар. Быел гаилә коруларына 13 ел тулган... Язма әзерләнеп килгәндә Шәфигуллиннардан сөенечле хәбәр килеп иреште. Тагын бер кызлары туган, аңа әлегә исем эзлиләр.
Авыл шагыйрәсе
Табигатьнең кочагына сыенган Уразайның үз шагыйрәсе булырга тиештер дип, алдан ук уйлап куйган идем. Әмма шигырьләр тудыручы Наилә ханым Сәгъдиева Уразайга килен кеше булып чыкты.
-Шулай да үземне Уразай шагыйрәсе дип саныйм. Мин монда Сәрдекбашның тауларыннан күпер аша гына тәгәрәп төштем, - ди ул. - Читтән торып журналистлыкка укыдым, Заһид дигән агроном егеткә кияүгә чыктым. Гомер буе мәктәптә тәрбия буенча хезмәт куйдым. Ә иң зур рәхмәтем - "Хезмәт даны"на. Студент чакта анда практикага кайта идем, эх, күңелле чаклар иде ул!
Наилә ханым өчен шигырь язу - күңел бушатуга тиң. Бала чагында ачуы чыкса, йә шатланса аңа илһам килгән. Бүген исә аның өчен иҗат кыры - Уразай табигате һәм тормыш фәлсәфәсе. Ул - төрле иҗади бәйгеләр җиңүчесе, бәйрәмнәрнең актив катнашучысы. 2006 елда 500 данә тираж белән аның "Күңелемдә челтери чишмәләр" дигән китабы да дөнья күргән.
-Яшь чакта колхоз радиосыннан да сөйләдем. Авылда кемнең кай җирен төзәттерәсе булса, председатель шуңа "төрттерергә" куша иде... Уразайны уч төбендә күрәсең киләме? Алайса, әйдә, тауга! - дип, Наилә ханым мине сугыш чорында артышлары йолкынган тауларга алып менеп китте. Ә аннан беразга үзебезне ирекле кошлар кебек хис итеп төштек без...
Халык фермеры
Печән-ашлыгын халык "файдасына" үстергән өчен Лилия белән Исламетдин Нәҗмиевларны "халык фермеры" дип йөртәләр. Алар 9 ел элек районда беренчеләрдән булып шәхси ферма оештырганнар. Бүген КФХ "Нәҗмиев"ның 114 гектар җире, 2 ангары бар. Исламетдин абый әлеге басу-кырлардан кайтып кермәсә, Лилия апа өстендә йорт-җир, балалар тәрбияләү. Нәҗмиевларның бер кызлары инде кияүдә, тагын өч балалары бар. Кече кызлары Хәдичә ике ел элек дөньяга килгән. Әлеге вакыйга уңаеннан Исламетдин абый хәләл җефетенә скутер да бүләк иткән.
-Скутерга инде күп еллар кызыгып йөрдем. Исламетдинның да, кияүдәге кызыбызның да аерым скутерлары бар. Мин үзем инде 26 ел руль артында. Башта мотоциклда, аннары машинада йөрдем, - ди Лилия ханым.
Иң кызыгы - бу гаилә ике дөньяны берьюлы алып баручылардан. Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаганнар, биш вакыт намазда, Исламетдин хәзрәт төрле мөселман дәүләтләренә сәяхәт иткән кеше.
-Аллага шөкер, бүген бездән бәхетле кеше юк. Әти-әниләр исән-сау, күршеләр яхшы, хатыным бар, балалар сау-сәламәт. Әмма хәзер җир белән эшләп кенә баеп булмый. Җирдән килгән уңышны халыкка ярдәм итү өчен генә үстерәм. Кемгәдер ярдәм итә алсаң, ничек күңелле бит ул! Аннан зарланырга да яратмыйм. Менә быел халык корылык дип чаң сукты. Югыйсә, инештән су суыртып сибәргә мөмкинлек булды. Су буенда су аккач, нинди корылык булсын ди ул?! - дип сөйләде гаилә башлыгы.
Уразай-Төркия күпере
Шулай да, Уразай - иң элек дини авыл ул. Монда әле динне кыскан заманда да мәчетнең манарасы киселмәгән.
-Авылда картлар усал булган, манара кисүченең башын чабам дип, берәү балта да күтәреп чыккан, - ди 82 яшьлек мәчет карты Әхмәтвасыйл Закиров.
1883 елда төзелгән бу мәчеттә бүген дә азан яңгырый. Ул - тарихи архитектура һәйкәле, авылның йөзек кашы да. Мәчетнең әлеге бинасын 1742 елда яндырылганы урынына Түбән Казаклар байлары төзеткән. Совет власте елларында ул амбар, склад, чеби абзары, клуб та булып торган.
Дин катгый тыелган елларда да уразайлылар гыйбадәт кылудан туктамаган. Зиратта иске такта һәм сайгаклардан будка ясап, тимер мич ягып намаз укыганнар. Мәчетнең тулаем тарихын Мөзәкир Нәбиев тупланмасында да чагылган. Аны исә тетрәнми укып булмый. Хәер, Уразай халкы беркайчан кул кушырып утырмаган. Әйтик, Вафыйк Хәкимов ифтарга махсус җимешләр сатып алу өчен Мәскәүгә кадәр базар эзләп барган. Ул мәчетне кабат ачтыру өчен хәтта Михаил Горбачевка да барып җиткән. Ишеге төбендә чират көткәндә, 10 кеше калгач, Горбачев чит илгә сәфәр чыгып киткән. Ә Вафыйк Хәкимов СССР министрлар кабинетыннан мәчетне халыкка тапшыру турында рөхсәт кәгазе алып кайткан. 1989 елда Уразай мәчете кабат үз ишекләрен ачкан.
-Авылда дин тотуыбызны хәтта Франциядән килеп өйрәнделәр. Әмма безнең хакта күп язмагыз. Мәхәлләбезгә тәкәбберлек килүеннән куркабыз, - диде мәчет имамы Хәмзә хәзрәт Харрасов. - Аллаһы Тәгаләгә шөкеребез зур, Ул догабызны кабул итте. Мәчетебезгә берәр дин белгечен кайтарып, сабак аласы, авылдашлар күңеленә дингә өлфәт мәхәббәт саласы килгән иде. Быел Ураза хөрмәтенә Татарстанга Төркиядән 38 Коръән белгече кайтты. Алар арасыннан Кыям Текин дигән хәзрәт безгә эләкте. Ул Ураза ае буена өйләдән соң һәм тәравих намазларында Коръәнне ике тапкыр хәтем кылды.
Кыям Текин Төркия Диния эшләре оешмасында Коръән-хафизларны әзерләү бүлегендә мөгаллимлек итә. Ул русча да, татарча да бер сүз белми. Рамазан буена авыл халкы, имамнар белән ничек кирәк шулай аралашкан. Кыям хәзрәт татар сүзләре белән тутырган блокнотын да күрсәтте. Аның белән сөйләшкәндә минем дә төрекчә әз-мәз белүем ярап куйды.
-Россиядә миңа бик ошады, ә Уразай искиткеч авыл ул! Аның һавасы, кешеләре гүзәл, алар мине шулкадәр җылы каршы алды. Моннан мин ике нәрсәгә гаҗәпләнеп китәм: бүрәнәдән төзелгән мәдрәсә һәм татар пылавы. Бездә агачтан түрәләр, байлар гына биналар төзи, ә татар пылавы кебек тәмле ризыкны татыганым юк иде. Тагын биредәге авыллары Төркиядәге кебек чиста-пөхтә, төзек, иртә-кич урамда сыер көтүен күреп була. Шунысы гына кызганыч, сездә безнең төрек телеканаллары күрсәтелми. Мине шул гына юксындырды, - дип сөйләде ул.
Кыям Текинның Россиягә килүе беренче тапкыр, аңарчы ул Франция мөселманнары белән очрашып кайткан. Коръәнне исә 7 яшьтә ятлый башлап, 9 яшькә инде яттан белүче, ягъни Коръән-хафиз дәрәҗәсенә җиткән. Бүген Кыям хәзрәткә 48 яшь, аның хатыны һәм дүрт баласы бар. Төркиягә ул 6 августта китәчәк.
***
Уразайга мин авылның исеме җисеменә туры килә микән дигән уй белән дә барган идем. Ә ул мин уйлаганнан да динлерәк авыл булып чыкты. Алтын да чыкмый, тоз да сипмәгәннәр монда. Тик нәрсәсе беләндер үзенә тартып, әсир итеп тора ул Уразай. Бәлки, бу аның төп байлыгы - иманлы һәм тырыш халкына бәйледер...
Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев