Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22 май 2013 яңалыклары

    • 22 май 2013 - 12:40
      “Аргамак” командасы - "Бочча" уенында беренче
      Түбән Кама шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән инвалидлар арасында "Бочча" уены буенча Татарстан чемпионаты узды. Кукмараның Дамир Галиәхмәтов җитәкчелегендәге "Аргамак" командасы (командада Елена Зәйнуллина, "Шәфкать тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Диләрә Кәшәпова) чемпионаттан беренче урынны алып кайтты. Котлыйбыз! фото: http://www.dislife.ru
      287
      0
      0
    • 22 май 2013 - 11:33
      Кукмарада магнит давыллары
      Узган атнаның шимбәсендә башланган магнит давыллары бу атна да дәвам итә. Күпләр баш авыртуыннан, кан басымы, йөрәк тибеше, хәлсезлек кебек күренешләрдән зарлана. Мондый чакта нишләргә? Табиблар канда холестирин арту сәбәпле, артык майлы ашамаска киңәш итә. Бөтнек, мелисса, мәтрүшкә кебек үләннәр салып, тынычландыра торган чәйләр эчәргә кушалар. Шулай ук, андый көннәрдә...
      344
      0
      0
    • 22 май 2013 - 10:42
      Битне чистартыр вакыт җитте
      Галимнәр шундый фикергә килгәннәр: әгәр кеше яшәгән җирендәге ризыкны ашаса, суын эчсә һәм табигате белән "дус" булса, күпкә сәламәтлерәк һәм энергиялерәк булыр иде. Шул уңайдан без дә тропик якларда үсүче банан, киви, лимоннан ясала торган маскаларны, диңгезнең кара һәм зәңгәр ләмнәрен читкә куеп, Кукмарада үсә торган үлән, җиләк-җимешләрдән табигый "дарулар"...
      352
      0
      0
    • 22 май 2013 - 09:24
      Редакция каршында чәчәкләр үсәчәк
      Тиздән редакциябез каршындагы "бакчачык" аллы-гөлле чәчәкләргә күмеләчәк. Бирегә һәр хезмәткәр үзе ярата торган өч төрле чәчәк алып килеп утыртырга һәм җәй дәвамында шуны карап үстерергә тиеш. Әлегә чәчәк урыны өчен җир казылып куйды. Фотода редакция хезмәткәрләре
      317
      0
      0
    • 22 май 2013 - 07:37
      “Идеяләр ярминкәсе” быел да Кукмарада узды
      Кукмараның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә "Идеяләр ярминкәсе" дигән мультимедиа презентацияләре конкурсы узды. Дистанцион рәвештә быел икенче елын оештырылучы бәйгедә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 100гә якын эш кабул ителгән иде. Укучыларның хезмәтләре дүрт номинациядә каралды. Конкурста кукмаралылар да читтә калмады. Зур Кукмара урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (җитәкчесе...
      363
      0
      0
    • 22 май 2013 - 07:10
      Кукмара авылларында экология елы уңаеннан чаралар бара
      2013 ел Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан, Вахит авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Ага чишмә челтер-челтер" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Яңа Сәрдек китапханәсендә - "Челтерәгез чишмәләр" рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Күкшел китапханәсендә "Табигать - иң яхшы даруханә" темасына әңгәмә үтте. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      481
      0
      0
    • 22 май 2013 - 06:12
      Район китапханәсенә "Ләйсән" килде
      21 майда район үзәк китапханәсендә "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Исәнме, Китап йорты" дигән экскурсия узды. Биредә балалар яңа китаплар белән таныштылар, презентация карадылар. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      381
      0
      0
    • 22 май 2013 - 05:13
      Кукмаралылар “Костер”да пионерияне искә төшерде
      Татарстанда пионер оешмасына 90 ел тулу уңаеннан "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары слеты узды. Әлеге чарада Кукмара районыннан Поч.Сутер урта мәктәбе делегациясе: педагог оештыручы Михаил Михайлов, мәктәпнең актив укучысы Ксенья Костина, балалар хәрәкәте ветераны, 30 ел эш тәҗрибәсе булган пионервожатый Зөһрә Булатовалар катнашты. Слетта һәр район...
      425
      0
      0
    • 22 май 2013 - 04:00
      Шиһабетдин Мәрҗәнинең Әл-Әзһәрдә әлегәчә билгесез китабы табылган
      Мисырның Әл-Әзһәр университеты китапханәсендә Россия ислам университеты укытучысы Рөстәм Нургалиев катнашындагы тикшеренүдә 14 гасыр галиме Садр аш-Шарианың фикһ фәне буенча китабына тәфсир табылган. Әлеге тәфсирне Шиһабетдин Мәрҗәни башкарган булган. Бүген Казанда уникаль китапның ике күчермәсе саклана: тулы һәм кыскача варианты. Болар турында "Татар -информ" агентлыгы хәбәр итә. Бүген безнең район...
      409
      0
      0
    Реклама