20 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Евровидение-2016" конкурсында Россия данын Сергей Лазарев яклый
2016 елда "Евровидение" Халыкара эстрада музыкасы конкурсында Россияне 33 яшьлек Сергей Лазарев тәкъдим итә. Конкурс киләсе елның маенда Швециядә уза. Бу яңалыгы белән Сергей Лазарев социаль челтәрләр аша да уртаклашкан: "Ил исеменнән чыгыш ясау минем өчен зур хөрмәт! Бу әйтеп бетергесез зур һәм мавыктыргыч тәҗрибә дә булачак. Конкурста башкарачак җырыма...
-
Чаллыда 3 метрлы питон шкафны ачкан кызларга ташланган
Чаллы шәһәренең бер йорты янындагы чүплектә яшүсмерләр үле елан - өч метрлы питон тапкан, дип язган идек. Бүген башы тишелгән питонны чүплеккә кем чыгарып ташлаганлыгы ачыкланды. Шушы йортта яшәүче Карен Арушанян сүзләренә караганда, фатирларның берсендә яшәүче егет экзотик елан асраган. Ләкин күптән түгел ул күченеп киткән, ә питонны әллә оныткан,...
-
Гәрәй Рәхим: “Аерылышкач, хатынымны кияүгә бирдем”
Гәрәй Рәхим үз гомерендә дүрт йорт сала: Казанның Вознесение бистәсендә, Лаеш районы Саралан авылында, Аккош күлендә һәм Идел буенда - 774 чакрымда. - Гәрәй абый, беренче хатыныгыздан ник аерылдыгыз? - 25 яшемдә өйләндем. Дәртем котырган чак, әмма безнең арада мәхәббәт булмады. Рухи яктан якынлык та юк иде. - Ничә ел...
-
Маймыл елын каршылаганда нәрсә кияргә һәм табынга нәрсә куярга ярамый?
Бу көннәрдә һәрберебез бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2016 ел - Маймыл елын нәрсә киеп каршыларга, табынга нәрсәләр куярга? «Елны ничек каршы алсаң, шулай узар», - дигән ышану да бар бит әле. Нәрсә кияргә? Маймыл елын каршы алганда табигый тукымалардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Ул бәрхет тә, органза...
-
Лифтка кысылып бала арбасындагы 10 айлык сабый үлгән
Әлеге фаҗига кичә, 19 декабрьдә, көндезге сәгатьләрдә булган. Мәскәүдәге күп катлы йорттагы лифт ишегенә кысылган баланың гомере өзелгән. Островитянов урамындагы әлеге йортта яшәүчеләр лифтның начар хәлдә булуыннан еш зарланган, анда бикләнеп калучылар да күп булган. Ләкин йортчыларның моң-зарына колак салучы гына табылмаган. Киресенчә, лифтны сафка бастыру өчен 15 миллион сум...
-
Газета-журналларга язылу төгәлләнергә санаулы көннәр калды
Карлы-яңгырлы декабрь, сәясәт. Яңа елга әзерлек мәшәкатьләре белән подписка көннәренең үтеп китүен сизми дә калырбыз. 2016 елның беренче яртыеллыгында да өегезгә район газетасы килеп торсын дисәгез, "Хезмәт даны" на язылырга онытмагыз.
-
Тәмле булды да соң ипие
1957 ел, кыш көне. Минем 8 сыйныфта укыган вакытым. Безне, берничә малай һәм кызны, Кукмарага чаңгы ярышына алып бардылар. Кичтән үк барып кундык. Элек бит транспорты да юк иде, 25 чакрым араны трактор арбасына утырып бардык. Туңа башласак, чанадан төшеп, арба артыннан йөгереп җылындык. Безне янгын сүндерү часте янындагы интернатка...
-
Җәяүле ике кызны машина бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте бүген 4:50 сәгатьтә - Чаллыдан 12 чакрым ераклыкта, урман юлында, килеп чыккан. Ачыкланганча, ике кызның ял базасыннан җәяүләп шәһәргә кайтышы булган. Алар, кул күтәреп, узып баручы машинаны туктатырга теләгән. Әмма һәлакәт килеп чыккан - автомобиль җәяүлеләрне бәрдергән. Кызларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Ашыгыч...