Реклама
Чаллы шәһәренең бер йорты янындагы чүплектә яшүсмерләр үле елан - өч метрлы питон тапкан, дип язган идек. Бүген башы тишелгән питонны чүплеккә кем чыгарып ташлаганлыгы ачыкланды. Шушы йортта яшәүче Карен Арушанян сүзләренә караганда, фатирларның берсендә яшәүче егет экзотик елан асраган. Ләкин күптән түгел ул күченеп киткән, ә питонны әллә оныткан,...
Шушы йортта яшәүче Карен Арушанян сүзләренә караганда, фатирларның берсендә яшәүче егет экзотик елан асраган. Ләкин күптән түгел ул күченеп киткән, ә питонны әллә оныткан, әллә ни сәбәпледер алмаган.
Егеттән соң фатирга күченеп килгән ике хатын-кыз елан турында берни белмәгән. Шкафны ачуга, елан алар өстенә ташланган. Кызлар куркудан аның башын тишеп, урамдагы чүплеккә чыгарып ташлаган, дип сөйләгән Карен Арушанян "Татар-информ" сайтына.
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2015
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз