Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмле булды да соң ипие

1957 ел, кыш көне. Минем 8 сыйныфта укыган вакытым. Безне, берничә малай һәм кызны, Кукмарага чаңгы ярышына алып бардылар. Кичтән үк барып кундык. Элек бит транспорты да юк иде, 25 чакрым араны трактор арбасына утырып бардык. Туңа башласак, чанадан төшеп, арба артыннан йөгереп җылындык. Безне янгын сүндерү часте янындагы интернатка...

1957 ел, кыш көне. Минем 8 сыйныфта укыган вакытым. Безне, берничә малай һәм кызны, Кукмарага чаңгы ярышына алып бардылар. Кичтән үк барып кундык. Элек бит транспорты да юк иде, 25 чакрым араны трактор арбасына утырып бардык. Туңа башласак, чанадан төшеп, арба артыннан йөгереп җылындык.

Безне янгын сүндерү часте янындагы интернатка урнаштырдылар да, кичтән үзәк ашханәгә ашарга алып керделәр. Ул нинди вакыт булгандыр, белмим, әмма өстәл өстендәге тәлинкәләргә өеме белән турап куелган ипине бушка, диделәр. Без, беркат ашап алгач, чәй алып килеп, тагын рәхәтләнеп ипи ашадык. И-и, күп итеп ашадык та соң, бушлай бит. Күңелләр булып интернатка кереп йокладык.

Ул вакытта чаңгы юлы Степан Разин урамы буйлап, тимер юл вокзалы турысын узып, Пенәгәр ягына таба китә иде. Пенәгәр зираты яныннан Туембашка таба күтәрелергә кирәк. Әйләнеп кире Кукмараның рус зираты янына кайтасы. Барлыгы 10 чакрым ара. Ярышлар әйбәт кенә узып китте. Чаңгысы да итеккә киертә торган, бернинди майлар сөртелмәгән иде. Шулай булса да, 10 чакрымны 46 минутта узгач, миңа 3 разряд бирделәр. Аңа бик күңелем булды. Кайтыр алдыннан тагын ашханәгә кереп, күбрәк чәй алып, шактый гына ипи ашап чыктык.

Ашханә яныннан узганда шул вакытлар искә төшә... Тәмле иде дә соң ипие.

Мурат, Кукмара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk