20 февраль 2014 яңалыклары
-
Юлның икенче ягына музей каршыннан түгел, ә җәяүле юлыннан чыгарга кирәк
Кукмараның үзәген ямьсезләп торган "Юбилейный" кинотеатрын матурлап, зәвык белән район пенсия фонды идарәсе итеп үзгәрттеләр. Сүз дә юк, кирәкле гамәл. Халык өчен бик уңайлы булды. Әмма ул юлда йөрүчеләр өчен өстәмә мәшәкать тә тудырды. Пенсия фонды бинасына керергә теләүчеләр (араларында бала җитәкләгәннәре дә бар) музей каршысында ук юлны аркылы чыгарга...
-
“Зилант” спорт мәктәбе яңалыклары
"Зилант"та бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр булып, Александр Владимиров, Таһир Нуретдинов (26 килограмм), Вальмир Маннапов (38 килограмм), Искәндәр Хөснетдинов (44 килограмм), Салават Мамаджанов (46 килограмм), Эмиль Вәккасов (60 килограмм) табылдылар. Турнирның оештыручылары һәм иганәчеләре булып, район...
-
Районыбызның Поршур авылында бозауларга сөтне яңа җайланма - сөт таксие белән эчертәләр
Унике ел элек Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылу Лельвиж авылы халкы өчен, мөгаен, иң зур отыш булгандыр. Чөнки шушы еллар дәвамында биредә хуҗалык итү тамырдан үзгәрде, күрсәткечләр дә елдан-ел яхшыра бара. Бер авыллы җирлектә 575 кеше яшәсә, шуларның 180е авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Шуңа күмәк хуҗалыкның икътисадый хәле аларның тормыш-көнкүрешендә...
-
Әтием үзенең әфганчы дусларын йөрәк түрендә йөртә
Әфганстан... Күпме егетләрне Ут эченә алып кергән ул. Әле унтугыз да тулмаганның Йөрәгенә салган ядрә-ут. Ил сакларга киткән яшь егетләр Чын сугышка барып кергәннәр. Ядрә яңгырлары астында Тау-таш арасында йөргәннәр. Шул лачындай егетләр рәтендә Минем әтием дә көрәшкән. Төшләренә һәр көн әнисе аңа: "Исән-сау кайт, балам!" - дип дәшкән. Әфган...
-
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” фестивалендә кукмаралылар өч номинациядә республика турында катнашачак
Район Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Әтнә, Питрәч, Теләче, Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Арча һәм Кукмара районының гүзәл затлары, күркәм ир-егетләре көч сынашты. Фестивальдә хатын-кызларыбыз үзләренең гаилә учагын саклаучылар гына түгел, ә һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык...
-
“Ялкын”да волейбол һәм мини-футбол буенча турнир узачак
22 февральдә Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында Рамил Нуриев истәлегенә традицион волейбол һәм мини-футбол буенча турнир үткәрелә. Башлана 9 сәгатьтә. фото: http://www.росяма.рф/news/2011/03/30/325848
-
“Шәфкать” балалары курчак театрында әкият карады
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Казанда "Әкият" курчак театрында булып кайттылар. Биредә алар Гофманның "Щелкунчик" әкиятен тамаша кылдылар. фото: http://www.photokzn.ru/tags/13/
-
Кукмарада көн саен 32-35 мең кирпеч эшләп чыгарыла
"Керамика" җәмгыятендә җитештерелгән кирпечләр Универсиада объектларын төзүдә файдаланылды, хәзер дә Казан шәһәре төзелешләренә җибәрелеп торалар. Биредә көн саен 32-35 мең данә кирпеч эшләп чыгарыла. Үткән елда әлеге төзелеш материалы ай саен берәр миллион данә җитештерелгән. фото: http://www.gorodnet.com/c218m90m9536399.html