Әтием үзенең әфганчы дусларын йөрәк түрендә йөртә
Әфганстан... Күпме егетләрне Ут эченә алып кергән ул. Әле унтугыз да тулмаганның Йөрәгенә салган ядрә-ут. Ил сакларга киткән яшь егетләр Чын сугышка барып кергәннәр. Ядрә яңгырлары астында Тау-таш арасында йөргәннәр. Шул лачындай егетләр рәтендә Минем әтием дә көрәшкән. Төшләренә һәр көн әнисе аңа: "Исән-сау кайт, балам!" - дип дәшкән. Әфган...
Әфганстан... Күпме егетләрне
Ут эченә алып кергән ул.
Әле унтугыз да тулмаганның
Йөрәгенә салган ядрә-ут.
Ил сакларга киткән яшь егетләр
Чын сугышка барып кергәннәр.
Ядрә яңгырлары астында
Тау-таш арасында йөргәннәр.
Шул лачындай егетләр рәтендә
Минем әтием дә көрәшкән.
Төшләренә һәр көн әнисе аңа:
"Исән-сау кайт, балам!" - дип дәшкән.
Әфган сугышы әтиебез Альберт Тимергалиевның тәнендә һәм йөрәгендә тирән яралар калдырган. 9 ел 1 ай 19 көн дәвамында барган сугыш китергән газапларны без - яшь буын аңлап та бетерә алмабыз, ахрысы. Кирәк булдымы икән ул? Төннәрен яралары сызлап әтине интектергәндә бигрәк тә борчый мине бу сорау.
Чаңгы буенча спортчы, оста баянчы, җырчы әтиебез 1980 елда армия сафларына алына. Кукмара хәрби комиссариатында аларга Әфганстанга җибәреләчәкләрен әйтәләр. Ул чакта әле нинди мәхшәр эченә барып керәчәкләрен күз алдына да китерми алар. Әти сугышчан дусларын гел искә ала: " Йөрәк түрендә сез, дуслар! Әфган дуслары!"
Аларның полкы Төркмәнстан далаларында 1 ай "учебкада" булганнан соң, сугышның иң кайнар чагына барып керә. Ан-12 самолеты Шинданд шәһәре аэропортына төнлә килеп утыра. Әфган җиренә аяк басуга әти иң элек тоташ ком-таштан торган тауларга карап шакката. Кайсы якка гына карама, горизонт кызгылт-сары таулар белән тоташа. Әнә шул кыя-ташлар арасында " дошман" качып ятканын беренче төнне үк аңлап ала яшь солдатлар.
Әфган җирендә хезмәт итүенә 9 ай булды дигәндә, әти һәм аның иптәшләре "дошман" куйган минага эләгеп шартлыйлар. Әтинең аягы нык яралана. Аңа беренче ярдәмне дә Ан-12 самолетында Ташкент шәһәренә алып кайткан вакытта күрсәтәләр. Ташкенттагы хәрби госпитальдә ничек кенә дәваласалар да, әтинең аяклары йөрерлек хәлдә булмый. 2 айдан соң табиблар җыелып консилиум уздыра һәм аны Санкт-Петербург шәһәренә хәрби госпитальгә җибәрәләр. Әти янына хәл белергә дип туганнары килеп җитә. Үзе дә Бөек Ватан сугышы ветераны булган Әхәт бабайның, улын шул халәттә күргәч, ниләр кичерүен язып кына аңлатып булмастыр. Әфган мәхшәрләреннән соң туганнарын күрү әтигә көч өстәп җибәрә: "Ничек тә тырышырга, аякка басарга кирәк", - дип, ул үз өстендә шөгыльләнә башлый. Баянын соратып ала, төрле физик күнегүләр ясый. Тырышлык бушка китми, тәннең төрле җиреннән алып тегелгән яңа тиреләр үсеп китә, аяклар акрынлап хәрәкәткә килә. Авылда аның өчен ут йотып яшәүче әнисе Назираның да укыган догалары кабул булгандыр. Аннан әтигә Сестрорецк шәһәре шифаханәсенә юллама бирәләр. Бер елдан әти ныклы адымнар белән атлап китә. 1982нче елның июль аенда ул туган авылы Олыязга кайтып төшә.
Авылда да әтигә җаваплы эш йөклиләр. Шул чактагы яшьләр оешмасын җитәкли ул: җирлекнең комсомол секретаре була. Әни белән гаилә коралар. Без өч ир - бала: Амур, Артур, Нурсалихны үстерәләр. Ике абый инде армиядә булып кайтты, чират миндә...
Нурсалих ТИМЕРГАЛИЕВ, Олыяз урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев