18 июнь 2013 яңалыклары
-
Сабантуйдан кайтканда Кукмара кешеләренең машинасына поши сикерә
Менгәр Сабан туеннан җиңел машинада кайтып барышлый Саба урманы аша узганда, ирле-хатынлы Җамалиевлар каршына поши килеп чыга. Әллә фара яктысы җәлеп иткән, әллә башка нәрсә - фил кадәр булып күренгән поши машинага таба сикерә. Алгы аягы белән тәрәзәне җимереп, ничек пассажирларны сытмый - монысы икенче могҗиза. Ирле-хатынның икесе дә тән...
-
Кукмара балалары хезмәт белән сәламәтлекләрен ныгыта
Кукмарадагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә балаларны сәламәтләндерү, тормышка яраклашуларына ирешү өчен күп төрле алымнар кулланыла. Хезмәт тәрбиясе - шундыйның иң үтемлесе. Үзәктә моның өчен столярлык һәм тегү мастерскойлары җиһазландырылган. Малайларны агач эшенә Нурсил Шәймәрданов өйрәтә. Алар ясаган әйберләр күп кенә күргәзмәләрдә югары бәй алды. Рәшит Миннегалиев...
-
Хәзер малларны ноутбук аша көтәләр
"Интертат. ру" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Зәй районы Карамалка авылында яшәүче бер ханым маллар көтүнең яңа ысулын уйлап тапкан. GPS аппараты ярдәмендә ул сыерларның кайда йөрүен ноутбук аша гына күзәтеп утыра. 90 граммлы GPS-трекер сыерның муенчасы эченә тегелеп куелган һәм сыерның хәкәтләнүе экраннардан күренеп бара икән. Әлеге прибор 200...
-
Ә сез кояшта кызынасызмы?
Җәй җиткәч нишлибез? Әлбәттә, кояшның шифалы нурлары астында рәхәтләнеп тәнне кыздыра башлыйбыз! Ләкин кызыну һәрвакытта да файдалы була микән? Дөресрәге, кояшның кеше организмы өчен файдасы һәм зарары нәрсәдә? Бу сорауларга дөрес җавап табу өчен, әйдәгез, белгеч сүзләренә колак салыйк әле. Файда Кояшның иң зур файдасы - "Д" витаминында. Кеше кояштан...
-
Поч-Сутерда клуб, электр чыбыгы һәм буа яңартыла
Поч-Сутер җирлегендә әле яз көне башлаганган зур төзелеш эшләре дәвам итә. Биредә быел сафка басачак яңа клубның кирпеч салыну өлеше инде тәмамланып килә. Шулай ук, җирлек авыллары буйлап урамнарны яктыртучы электр чыбыкларының бишенче линиясен урнаштыру да яртысына якынлашты. Иске Каенсар, Яңа Каенсар һәм Важашур авылларында бу эшләр инде төгәлләнгән. Поч-Сутерда...
-
"Нараткай" лагере балалар кабул итте
Кичә Камышлы авылы урманы янында урнашкан "Нараткай" лагере эшли башлады. Биредә укучылар 3 сменада ял итәчәк. Кукмара үзәк һәм балалар китапханәләре биредә көн дә кызыклы чаралар, күргәзмәләр оештырачак. Күчмә китапханә кысаларында китап уку мөмкинлеге тудырачак.
-
Кукмара өстендә куе-кара болытлар куера
Бүген Кукмара районы күгендә болытлы һава, хәзер явам-явам дип кенә тора . Әмма әлегә районыбыз авылларының берсендә дә явым-төшем булмаган. -Кичә печәнне дә кертеп бетердек, Аллаһка шөкер! Ике бакчада берьюлы люцерна чапкан идек, ике машина алып кайтып аудардык. Төне буе печәнлеккә ташып өйдек. Күршеләрдә дә печән өсте кичә бетте. Инде...
-
Универсиада уты-2013 - Уфада
Бүген Универсиада-2013 уты Уфага "аяк басты". Әлеге ут Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага килеп җитү өчен әле 2012 елның 12 июлендә Франциядән кузгалган иде. Беренче тапкыр Универсиада уты тантаналы рәвештә 1923 елда, Сорбонна университетында узган җәйге уеннарда кабынган булган. Инде 90 ел сүнмичә Җир шарын әйләнеп йөрүче әлеге ялкын...
-
Голливудка тиңләшеп булырмы?
Кукмарада оешкан "Мәхмүдфильм" киностудиясе Голливуд дәрәҗәсендәге татар кинолары төшерә башлады. "Ахырзаман"ны төшерү инде тәмамланды, быел тагын кыска метражлы өч фильм эшләнәсе бар: "Мунча", "Тәмугъ чәчәге", "Чияләнгән төен". Кино төшерү җиңелме? "Ахырзаман" фильмын төшерү барышын күзәткәннән соң, кино эшләү өчен өч нәрсә кирәк булуын аңладым: бер капчык акча, фанатлык һәм актерларны...
-
"Тылсым" хезмәткәре мактаулы исемгә лаек
Халыкка социаль ярдәм күрсәтүне оештырудагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автономияле учреҗдениесенең социаль эш буенча белгече Айсина Алсу Мансур кызына "Татарстан Республикасының атказанган халыкны...