Голливудка тиңләшеп булырмы?
Кукмарада оешкан "Мәхмүдфильм" киностудиясе Голливуд дәрәҗәсендәге татар кинолары төшерә башлады. "Ахырзаман"ны төшерү инде тәмамланды, быел тагын кыска метражлы өч фильм эшләнәсе бар: "Мунча", "Тәмугъ чәчәге", "Чияләнгән төен". Кино төшерү җиңелме? "Ахырзаман" фильмын төшерү барышын күзәткәннән соң, кино эшләү өчен өч нәрсә кирәк булуын аңладым: бер капчык акча, фанатлык һәм актерларны...
Кукмарада оешкан "Мәхмүдфильм" киностудиясе Голливуд дәрәҗәсендәге татар кинолары төшерә башлады. "Ахырзаман"ны төшерү инде тәмамланды, быел тагын кыска метражлы өч фильм эшләнәсе бар: "Мунча", "Тәмугъ чәчәге", "Чияләнгән төен".
Кино төшерү җиңелме? "Ахырзаман" фильмын төшерү барышын күзәткәннән соң, кино эшләү өчен өч нәрсә кирәк булуын аңладым: бер капчык акча, фанатлык һәм актерларны дер селкетеп тотучы режиссер...
Аракы түгел, лимонад...
Кино актеры булырга кем генә хыялланмый икән! "Заһид Мәхмүди Кукмарада кино төшерә" дигән хәбәр газетабызда басылып чыккач, редакциягә көн дә булачак "актерлар" агыла башлады. Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомлексында узган кастингта да алма төшәрлек урын булмаган. Ни дисәң дә, халыкка үзебезнең кино, бигрәк тә үзебездә төшкән тормыш кирәк. Якташыбыз, язучы-журналист, фильмның сценарий авторы һәм продюссеры Заһид Мәхмүди әйтүенчә, "Ахырзаман"ның моңа тулы хокукы бар: ул тормыш һәм мәңгелекне үз эченә алган җитди, фәлсәфи һәм гыйбрәтле киносюжет булачак.
-"Ахырзаман"ның бөтен тәме - геройларында. Без Казанның сәхнә артистларын түгел, Кукмараның халыкчан, үз ролен табигый итеп уйнаучы талантларын җыйдык. Иблис роленә үзем алындым... Кызганыч, бүген күпләр кино төшерүне байлык белән мактану, акчаны һавага очыру дип саный. Андый фикер йөртүчеләргә бер генә сүзем бар: баеп булмый, җәмәгать! Бездә кинопрокат җайга салынмаган. Фильмнарның күбесе бер көнлек. Әйткәнемчә, кадрларга да кытлык зур. Шуңа күрә дөньясын шаулатып, чын татар киносы күрсәтәсем, "Аны менә шушылай төшерәсе, егетләр", - дип, төрттерәсем килде. Бүген бу эшкә түккән акчаларга коттедж сала яисә берәр бизнес ача алсам да, кино юлын сайладым. Хәзер шул юл белән йә китәбез, йә калабыз инде (көлә - автор). Иҗат кешесе шулай бераз "авыру" инде ул, аңа тыныч йокы да, баллы калач та кирәкми. Һәр эшемдә төп таянычым - улым Фәнис Камал, - дип сөйләде Заһид Мәхмүди.
"Ахырзаман" фильмы тагын режиссура һәм техник эшләнеше ягыннан да шактый үзенчәлекле булмагае: биредә "Ленфильм", "Мосфильм" студияләре, "НТВ" каналындагы кебек, Татарстанда әлегә булмаган аппаратуралар кулланыла. Голливуд киноларындагы сыман шартлаулар, трюклар, күз буулар дисеңме... "Ахырзаман"ның төп режиссеры, "Татарстан - яңа гасыр" каналының "Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы Фәнис Камал да кино төшерүнең катлаулы хезмәт булуын яшерми:
-Без киностудия булдыруга ике ел буе әзерләндек. Америка, Испания, Индия, Кытайдан 4 миллион сумлык төшерү җиһазлары, спутник аша идарә ителә торган ике вертолет, Россиядә бишәү генә булган киң юнәлешле микрофон кайтардык. Өстемдәге үзем белән бергә хәрәкәтләнә торган 45 килограммлы видеокамера - "робот" дип атала. Ул кешенең йөгерү-сикерүен синхрон рәвештә төшереп бара. Моңарчы татар киноларын бер генә видеокамера белән төшереп килделәр. Без исә бер күренешкә берьюлы өч-дүрт видеокамера кулланабыз. Эшкә май аенда керештек, үзебезгә дә Кукмарада яшәргә туры килде. Кич белән әбием йортына кайтабыз да караватка авабыз. Озынборын тешләвеннән төне буе боргаланып чыгабыз. Иртән тагын съемка. Әле һава торышы килешле булса ярый. Беркөнне эш вакытында дөбер-шатыр яңгыр иште, аппаратураларыбыз су астында кала язды, - дип сөйләде ул.
Әйе, кояш болыт артына качканчы бер кадрны унбиш дубльдә төшерәсе, сандугач сайраган, чишмә челтерәгән, чебен-черки очкан тавышны яздырып аласы бар. Болар өстенә кино группасы авылларга да йөрде. Беркөнне Киндеркүлдә терлекче йортын "яндырдылар", тәгәрмәчтә утырган тракторны "аудардылар". Кукмараның Толстой урамында актерлар аек килеш сәрхүш ролен дә уйнадылар. Кыскасы, фильмның нинди авырлыклар белән эшләнүен төшерүчеләр үзләре генә беләдер. Заһид әфәнде тагын бу фильмны "чиста", ягъни кан коюларсыз булыр дип ышандыра. Дөрес, хәмер эчү бар үзе, әмма шешәдә - лимонад...
"Чит илгә китмәгәек..."
"Ахырзаман"ның төп күренешләре Манзарасның 9 май урамында, Габделбәр абый Нәҗипов йортында төшерелде. Бу урамда яшәүчеләр кино төшерүгә тәмам күнегеп беткән инде. Нәҗиповлар каршында яшәүче Майфрүз апа Сабитова:
-Күршеләрдә кино төшерерләр дип кем уйлаган. Комачаулыйсы килмәде, гел тәрәзәдән генә күзәтеп тордык. Ай-һай, бигрәк авыр икән ул съемка дигәннәре. Әле болай боргалана Фәнис, әле тегеләй. Кешеләрне бер тегендә бастырта, бер утырта, әбиләрне көйли. Ул авылдашларны әйтәм әле, маладислар, коеп куйган артистлар тагын! Үзем дә төшәргә уйлаган идем, йөрәгем җитмәде, оялдым. Аның каравы, 18 яшьлек оныгым Ильяс кадрларга эләкте, - дип сөйләде.
75 яшьлек Габделбәр абый исә "Ахырзаман"ның нәкъ аның өендә төшерелүенә куанып бетә алмый. Рольле булуыннан тыш, үзенә яңа газ плитәсе дә алып куйганнар:
-Беркөнне яныма Заһидләр кереп, фильм төшерәсе иде, диделәр. Гомер буе колхозда эшләгәч, кино турында уйлаган да булмады. Ярар, минәйтәм, нинди гаебе булсын аның, төшерегез! Егетләргә рәхмәт, беррәттән комфоркалары тузып-тишелеп, газ чыгарып утыручы плитәмне дә яңага алмаштырдылар. Үземне иң әйбәт рольгә куйдылар. Шушы кинода төшүемә канатланып яшим хәзер, - диде ул.
"Массовка", ягъни күпләп җыелган халыкны төшергәндә дә кызыклы фикерләр әйтүчеләр булды:
-Киноны диванга ятып карау гына җиңел ул. Иң авыры текст ятлау булыр дип курыктык. Әмма сценарий бик гади язылган, рус сүзләре юк диярлек. Шуңа күрә зур репетицияләр ясап тормадык, ничек бар шулай табигый итеп уйнадык. Хәзер уйлап торабыз, татарча кино - ул бит әле телне һәм милләтне саклау чарасы да икән. Шәһәрләшкән оныкларга татар телен ничек өйрәтик, авыл тормышына кайчан күндерик дип баш ватканда, "Ахырзаман"ны күрсәтеп алу да җитә. Монда бит тарих та, гореф-гадәтләр дә, мәдәниятебез дә салынган. Әлеге кино бүгенге халыкны бер искәртү кебек тә: кеше үз намус-вөҗданын саклап яшәргә тиеш. Безнең исемнәрне яза күрмә тагын, караганда танырлар... Бу киноны Халыкара "Алтын мөнбәр" фестиваленә дә тәкъдим итәбез диләр. Шуннан соң үзебезне чит илләргә кинода төшәргә чакырмагайлары. Их, дөньясын шаккатырасылар алда әле, - диләр көлешеп "массовка"га килгән 60-75 яшьлек ханымнар.
Хәер, башка милләтләр инде гасыр буена кино төшереп килгәндә моны "Мәхмүдфильм" ник эшли алмаска тиеш ди әле?! Фәнис Камалның бабасы Габделбарый Мәхмүдевнең дә заманында күренекле кинооператор булуын исәпкә алсаң!..
"Ахырзаман" трагикомедиясендә тагын кемнәр катнашкан?
Вакыйгалар Кукмараның кайсы урамнарында һәм авылларында барган?
Җирлек халкы бу турыда нәрсә уйлый?
Заһид Мәхмүдигә бу кинолар ничә сумга төшә?
"Ахырзаман" кайда һәм кайчан күрсәтеләчәк?
Болар турында сез бары тик безнең "Хезмәт даны" газетасыннан һәм kukmor-rt.ru сайтыннан гына укый алачаксыз! Шуңа күрә бездән аерылмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев