16 июнь 2016 яңалыклары
-
Аида Гарифуллина белән Марат Сафин өйләнешәләрме? (ФОТО)
36 яшьлек теннисчы Марат Сафинның буйдаклар сафыннан төшеп калуы мөмкин. Чөнки соңгы вакытта аны бик еш кына 28 яшьлек якташыбыз Аида Гарифуллина белән күргәли башлаганнар. Әле бу көннәрдә генә Марат белән Аиданың Казан урамында йөрүенн Life.ru редакциясенә LifeCorr кушымтасы аркылы бер журналист җибәргән. Чәчкәләр тоткан кыздан күзләрен алмыйча, яратып кына...
-
Техосмотр өчен кем җавап бирер?
Тиздән Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге техник күзәтү (техосмотр) операторларын контрольдә тотмый башлаячак. Мондый үзгәрешне Россия Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән. Министрлык китергән аңлатмаларга ышансаң, Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге (Российский союз автостраховщиков) бу эшне тулысынча үти алмый. Нәтиҗәдә, техник күзәтүне (ТО) контрольдә тоткан операторлар эшчәнлеге тикшерелми. Бу исә мәгълүматларның фальсификациясенә, аннан...
-
Кукмараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Идел аръягының мәшһүр шәхесләре эзеннән сәфәрдә йөреп кайттылар
Күптән түгел без - Кукмара төбәгенең "Ак калфак" оешмасы хатын - кызлары Яшел Үзән районында Идел аръягының мәшһүр шәхесләре эзеннән сәфәрдә йөреп кайттык. Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән авыллар һәм андагы музейлар белән таныштык." Ак калфак" оешмасы һәм чараны оештыручылар белән бергә бу сәфәрдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте...
-
30 градуслы эсселәр башлана
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16 июньнән республикага 30 градус эссе булачак. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кич кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көндез явым-төшем булуы фаразланмый. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с...
-
"Ревизорро" кабат Казанда: аквапарк сынауны узмады
"Ревизорро" тапшыруын алып баручы Казанның аквапаркындагы пычракка шаккатты. "Ревизорро" программасының Казанга өченче тапкыр тикшерү белән килүе. Бу юлы Ольга Романовская "Барионикс" аквапаркында булып биредә чисталык кагыйдәләренең үтәлмәвен, куркынычсызлык хезмәтенең тиешле дәрәҗәдә булмавын ачыклады. "Фатима" кунакханәсе дә алып баручыны таң калдыра алмады. Ә менә "Добрая столовая"га булган сәфәре башка төрле хис-кичерешләр...
-
Игътибар: читтә калмагыз – өр-яңа акция!
Җәйге мәшәкатьләр Җәйне ял итү сезоны буларак көтеп алсак та, күпләребез аны кызу эш-мәшәкатьләр белән үткәрә. Ягез, барлап карыйк әле: үз йорты-хуҗалыгы белән яшәүчеләр җәйге айларда ниләр белән мәшгуль икән? Алар төзелешләр алып баралар, искене төзекләндерәләр-яңарталар, бакчада "казыналар", мал, кош-корт асрыйлар. Кыскасы, җәйге мәшәкатьләрнең очы-кырые юк. Без, "Хезмәт даны" газетасы...
-
Тәртип салу зур хезмәт сорамый
Без Манзарасның Яшьләр урамында яшибез. 1 Май урамындагы өч өйнең бакчалары безгә күренеп тора. Әлеге бакчаларның коймалары җимерелеп беткән, урам тулы утын, тирә-юньне бик ямьсезләп торалар. Кечкенә генә урам югыйсә, тәртипләп куярга да озак түгел. Җәй озын, хуҗалары бәлки эшкә тотыныр?! Исемемне әйтмәскә булдым
-
Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе бара
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 20 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар,...