Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Идел аръягының мәшһүр шәхесләре эзеннән сәфәрдә йөреп кайттылар

Күптән түгел без - Кукмара төбәгенең "Ак калфак" оешмасы хатын - кызлары Яшел Үзән районында Идел аръягының мәшһүр шәхесләре эзеннән сәфәрдә йөреп кайттык. Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән авыллар һәм андагы музейлар белән таныштык." Ак калфак" оешмасы һәм чараны оештыручылар белән бергә бу сәфәрдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте...

Күптән түгел без - Кукмара төбәгенең "Ак калфак" оешмасы хатын - кызлары Яшел Үзән районында Идел аръягының мәшһүр шәхесләре эзеннән сәфәрдә йөреп кайттык. Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән авыллар һәм андагы музейлар белән таныштык." Ак калфак" оешмасы һәм чараны оештыручылар белән бергә бу сәфәрдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин һәм башка фән эшлеклеләре, Кытайдан килеп Казанда белем алучы татарлар Базарбай Бикчәнтәев белән Балгынай Нурлан, татар теле укытучылары, журналистлар да катнашты.

Безне иң элек ачык һавадагы этнографик музей каршы алды. Музейда таң калдырганы шул булды - җил тегермәне дә, сиртмәле кое да, кара мунча да музей экспонатлары гына түгел, алар барысы да хәрәкәттә, барысы да эшлиләр. Җил тегермәнендә он тартып күрсәттеләр, татар өенең күрке булган мичтә пешереп, тәмле коймаклар белән сыйладылар. Хәтта ишегалдында ясап куелган читәнгә кунып, әтәч тә безне яңгыравык тавышы белән сәламләде.

Без сәяхәтебезне дәвам иттек. Олуг мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы Олы Шырдан халкы безне чәкчәк белән каршы алды. Каюм Насыйриның һәйкәленә чәчәкләр салдык, истәлеккә фоторәсемгә төштек. Шушы авылда кечкенә Каюм су эчеп үскән кое әле бүген дә сафта икән. Ә Олы Ачасыр авылында мәгърифәтче Каюм Насыйриның Олы Шырданнан күчереп алып килеп салган өендә хәзер музей урнашкан. Экспонатлар арасында күн тышлы диван, Каюм Насыйриның үзе ясаган шкафы, агач өстәле, аның үзе төзегән һәм шәхси мөһере куелган русча -татарча сүзлек, мәгърифәтченең нәсел агачы һәм Олы Ачасыр авылының Насыйри хезмәтләрендә искә алынган шәҗәрәсе безне мәгърифәтче яшәгән чорларга алып кайткан кебек булды. Ә Акъегет авылында Заһидулла бай Шәфигуллин тарафыннан 1876 елда төзелгән ике катлы йорт бүген дә төзек. Анда хәзер мәчет.

Һәр төбәкнең үзенә генә хас көй - моңнары, җыр - биюләре, тәмле ризыклары була. Яшел Үзән районының кайсы гына авылына килеп керсәк тә, безне авыл халкы татарча киенеп, чәк - чәкләр белән, җыр - бию белән каршы алды, үзләре пешергән милли ризыклардан авыз иттерделәр. Ә катыкны һәр авыл үз рецепты белән әзерләгән һәм алар һәммәсе үзенчә тәмле иде.

Без "Ак калфак"ның Акъегет авылы мәктәбендә уздырылган күчмә утырышта катнаштык. Шушы төбәкнең мәшһүр шәхесләреннән үрнәк алып, халкыбызның тарихын, данлы үткәнен барлап, туплап яшь буынга җиткерүче замандашларыбызның башкарган эшләренә сокланып, үзебезгә күп кенә тәҗрибә туплап кайттык.

Суфия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев