Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игътибар: читтә калмагыз – өр-яңа акция!

Җәйге мәшәкатьләр Җәйне ял итү сезоны буларак көтеп алсак та, күпләребез аны кызу эш-мәшәкатьләр белән үткәрә. Ягез, барлап карыйк әле: үз йорты-хуҗалыгы белән яшәүчеләр җәйге айларда ниләр белән мәшгуль икән? Алар төзелешләр алып баралар, искене төзекләндерәләр-яңарталар, бакчада "казыналар", мал, кош-корт асрыйлар. Кыскасы, җәйге мәшәкатьләрнең очы-кырые юк. Без, "Хезмәт даны" газетасы...

Җәйге мәшәкатьләр

Җәйне ял итү сезоны буларак көтеп алсак та, күпләребез аны кызу эш-мәшәкатьләр белән үткәрә. Ягез, барлап карыйк әле: үз йорты-хуҗалыгы белән яшәүчеләр җәйге айларда ниләр белән мәшгуль икән? Алар төзелешләр алып баралар, искене төзекләндерәләр-яңарталар, бакчада "казыналар", мал, кош-корт асрыйлар. Кыскасы, җәйге мәшәкатьләрнең очы-кырые юк.

Без, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы, шушы төр эшчәнлек алып баручыларга бүләкләр өләшергә булдык әле: төзүчеләргә - арба, цемент, төзекләндерүчеләргә - аккумуляторлы дрель, 10 квадрат метр брусчатка, бакчачыларга - 20 метр су шлангасы, мал асраучыларга - бозау. Әйе, әйе, дөрес укыдыгыз, бәхет елмайган бер абунәчебезгә бозау бүләк итәчәкбез.

Әлеге призларга ия булу өчен безнең акциядә катнашырга кирәк. 10-24 июнь көннәрендә "Хезмәт даны" яки "Трудовая слава" газеталарына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтү яки күчермәсен почта аша юллау сорала. Акциягә 28 июньдә йомгак ясалып, иганәчеләр катнашында приз ияләре ачыкланачак.

Акциянең спонсорлары - "Электрик-ка" кибете хуҗасы, шәхси эшмәкәр Рамил Гарипов (аккумуляторлы дрель),"Строй-Гарант" оешмасының генераль директоры Илсур Шәрипов (брусчатка), "Строймаркет" кибете хуҗасы, шәхси эшмәкәр Нурфия Төхвәтуллина (арба), Кукмарадагы "Блок" җәмгыяте җитәкчесе Виталий Иванов (3 капчык цемент), Зур Кукмарадагы "Лидер" кибете хуҗасы Илдар Хөснетдинов (су шлангасы), "Тукай" агрофирмасының (бозау) башкаручы директоры Раил Галимуллиннар райондашларыбызга тыныч, бәрәкәтле җәйләр килүен, башкарган хезмәтебезнең әҗерен күрүебезне, киләсе яртыеллыкта да район газетасы белән бергә булуыбызны телиләр.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.

Акциянең сроклары - 2016 елның 10-28 июне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев