16 февраль 2017 яңалыклары
-
ИлГәрәй Эльвира Хамматова белән чуала?
Соңгы арада ИлГәрәй Эльвира Хамматова белән чуала башлаган, ике җырчы арасында нидер бар, дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады. Баксаң, бу сорауны ИлГәрәйнең үзенә дә еш бирәләр икән. Без дә, моның белән кызыксынып, җырчыга мөрәҗәгать иттек. - ИлГәрәй, утсыз төтен булмый, сезнең турындагы имеш-мимешләр каян килеп чыкты? - Оскар Усманов белән Анна...
-
Юл һәлакәтеннән соң 3 ай хастаханәдә яткан Ринат Рәхмәтуллин: «Тимер җәл түгел, иң мөһиме – исән калдым»
Хәтерлисездер, узган елны ноябрь ахрында популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллин төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы астына кергән иде. Машинасы йөрер хәлдә түгел, ә җырчыны реанимациягә салдылар. - 3 ай дәваханәдә ятып чыктым. Хәлләрем хәзер күпкә яхшырак. Кабырга, муен сөякләре - сынмаган җир бик аз калган иде. Машинам...
-
РДКда “Нурминкә елгасының бүгенгесе һәм киләчәге” дигән проект семинары үтте (фото)
Әлеге чара "Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган иде. Проектлау белән шөгыльләнүче белгечләр, кукмаралылар белән очрашып, узган ел Нурминкә елгасы яр буенда башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, теләк һәм тәкъдимнәрне язып алдылар. 2016 елда әлеге яр буенда, чыннан да, бик...
-
Район газетасына алдан язылу игълан ителде
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә...
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары томан белән бәйле күз күременең кимүе турында кисәтә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр таратты. Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, төнлә һәм 17 февральдә иртән Казанда һәм республикада урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан...
-
Ялганның бер ысулы
Аяк киемен бик сайланып алабыз: икенче көнне үкчәсе кәкрәеп чыгарлык яисә табаны кубып, "авызын ачарлык" булмасын. Шуңа күрә табанының ябыштырылып кына калмыйча, тегеп куелганын алырга тырышабыз. Әмма ул очракта да алданырга мөмкин икән. Аяк киемнәре җитештерүчеләрнең кайберләре хәйләгә оста да соң инде: табанны тегеп беркетеп азапланмыйлар, аның урынына җеп белән...
-
Казанда поезд чүп машинасына бәрелгән (фото, видео)
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казанда пассажир поезды һәм «КАМАЗ» катнашында юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә. Вакыйга бер көн элек көндез Юдино бистәсендә килеп чыккан. Тимер юл аркылы чыгу урынының вагон депосы янында Пермь - Новороссийск маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды "КАМАЗ" чүп түгү машинасына...
-
Бер мәхәббәт тарихы (Сания апа Фазлыеваның якты истәлегенә багышлана)
...Бүген дә төшке ашка кайтканда Зур Кукмара урамында каршыма очрады Фәрит абый. Зираттан кайтып килеше. Бүреген батырып кигән, аягында озын кунычлы ирләр киез итеге. Буранлый-буранлый очкан кар "күбәләкләре"нә дә игътибар итми ул, кышкы суыкны да сизми. Аның хәзер үз дөньясы, үз хатирәләре. "Сания белән үткәргән биш ел гомерне кире кайтару...
-
Тутырылган борыч
- 6 болгар борычы; - 2/3 стакан карабодай ярмасы; - 300 г яңа шампиньон гөмбәсе; - 2 суган, - 1 кишер; - 200-250 г каймак; - 2 аш кашыгы томат пастасы; - тәменчә тоз, борыч, петрушка. - кыздыру өчен үсемлек мае. Борычны юып корытырга, орлыкларын алырга. Карабодай ярмасын тозлы суда...
-
2018 елда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында телдән сөйләү кертелмәячәк
Бәлки, 2018 елда телдән сөйләү теләк буенча 9 сыйныфларда кертелер, ди Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов. (Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). 2018 елда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында телдән сөйләү өлешен кертү планлаштырылмый. Бу мәсьәләдә ашыгыч карарлар булырга тиеш түгел, дип белдерде Россия мәгариф һәм...
-
Кукмара район Советының чираттагы утырышы узачак
17 февральдә 9.00 сәгатьтәрайон Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы уналтынчы утырышы чакырыла. Көн тәртибендә 2016 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап, район эчке эшләр бүлегенең, район контроль-хисап Палатасының 2016 елгы эшчәнлекләре турында хисаплар, " Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында"гы район...
-
Татарстанның атказанган терлекчесе Лидия Александрованы котлыйбыз!
"Рассвет" агрофирмасы сыер савучысы Лидия Александрова "Татарстанның атказанган терлекчесе" дигән Мактаулы исемгә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Әфганчылар өчен районкүләм чара узачак
18 февральдә, хәрби бурычларын илебез чикләреннән читтә (Әфганстан республикасында) үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан, районкүләм чара үткәрелә. Бәйрәмгә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран райондашлар чакырыла. Җыелу урыны Җиңү паркы каршындагы мәйданда, 10.00 сәгатьтә.
-
Нурминкә елгасы яр буен киләчәктә нинди үзгәрешләр көтә? Бу хакта семинарда катнашып белә аласыз
16 февральдә район Мәдәният йортында "Нурминкә елгасы яр буеның бүгенгесе һәм киләчәге" дигән темага проект семинары узачак. Әлеге чара "Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышлана. Семинарда район башлыгы Сергей Димитриев катнаша. Семинар актив райондашларны көтеп калабыз. Башлана сәг.16.00да.
-
“Иртәгә киләм дип “смс” язды да, шуннан юкка чыкты”
12 февраль көнне Сарман районы Сөлек авылыннан 23 яшьлек Салават Нуретдинов якыннары янына Чаллыга юл тота. Тик авылны чыккач та аның юлы киселә: инде өченче тәүлек буе егеттән бер хәбәр дә юк. -Бу авылда безнең йортыбыз бар, - ди Салаватның әнисе Дания ханым. - Ул отпуск ялында анда бер атна...