Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ялганның бер ысулы

Аяк киемен бик сайланып алабыз: икенче көнне үкчәсе кәкрәеп чыгарлык яисә табаны кубып, "авызын ачарлык" булмасын. Шуңа күрә табанының ябыштырылып кына калмыйча, тегеп куелганын алырга тырышабыз. Әмма ул очракта да алданырга мөмкин икән. Аяк киемнәре җитештерүчеләрнең кайберләре хәйләгә оста да соң инде: табанны тегеп беркетеп азапланмыйлар, аның урынына җеп белән...

Аяк киемен бик сайланып алабыз: икенче көнне үкчәсе кәкрәеп чыгарлык яисә табаны кубып, "авызын ачарлык" булмасын. Шуңа күрә табанының ябыштырылып кына калмыйча, тегеп куелганын алырга тырышабыз. Әмма ул очракта да алданырга мөмкин икән. Аяк киемнәре җитештерүчеләрнең кайберләре хәйләгә оста да соң инде: табанны тегеп беркетеп азапланмыйлар, аның урынына җеп белән атлатып тегелгән лента гына ябыштыралар икән. Үземнең кышкы сапогиемның шундый лентасы кубып чыккач, аптырап калдым. Хәер, хәзерге заманда бернигә дә гаҗәпләнәсе юк: әйберләрнең тизрәк тузуы сыйфатсыз товар җитештерүчеләргә файдалы бит, күбрәк сатсалар - күбрәк табыш алачаклар.

Гөлфия, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев