Бер мәхәббәт тарихы (Сания апа Фазлыеваның якты истәлегенә багышлана)
...Бүген дә төшке ашка кайтканда Зур Кукмара урамында каршыма очрады Фәрит абый. Зираттан кайтып килеше. Бүреген батырып кигән, аягында озын кунычлы ирләр киез итеге. Буранлый-буранлый очкан кар "күбәләкләре"нә дә игътибар итми ул, кышкы суыкны да сизми. Аның хәзер үз дөньясы, үз хатирәләре. "Сания белән үткәргән биш ел гомерне кире кайтару...
Мин инде бер ел элек үк алар турында язармын дип күңелемә салып куйган идем. Сания апа белән бу турыда сөйләштек, Фәрит абыйның да каршы түгеллеген белдем. Кукмараның Яр буе урамына урнашкан йортларына барып җитеп кенә булмады. Кем белә, бәлки "өстән" шулай кушылгандыр. Ашыкма, Сания бакыйлыкка күчкәч, язмаң аның рухына дога булып барыр, дигәннәрдер. Декабрь ахырында Кукмарадагы бер банкта хәле начарланып китеп, урамга алып чыккач вафат булган бер ханым турында ишетеп, күпләр тетрәнгәннәрдер. Сания апа иде ул. Соңлап кавышкан әлеге парның бер-берсенә булган хөрмәте, ихтирамы, биш ел буена бер тапкыр да тавышка килмичә яшәүләре башкалар өчен - өлге.
Алар икесе дә бер мәктәптә - Кукмараның татар мәктәбендә параллель сыйныфларда белем алалар. Зур кара күзле, кечкенә генә буйлы, гаҗәеп сөйкемле Сания Зур Кукмарадан, Фәрит исә - Кукмараныкы. Бишенче сыйныфта укучы кызчыкның дәрестә утырганда гел йоклыйсы килә - башы партага бәреләм-бәреләм дигәндә генә математика укытучысы Макар Ильичның: "Кәримова, кич белән урамда әзрәк йөрергә кирәк" , - дигән кинаяле сүзе генә бераз айнытып җибәрә. Сыйныфташларының: "Абый-абый, ул бит мәктәптән соң кирпеч заводында иң авыр җирдә - мичалдынды эшли", - дигән сүзләре укытучыны уйланырга мәҗбүр итә. Хәтта әниләре янына сөйләшергә дә бара. "Әнә, берсеннән-берсе кечкенә биш бала, әтиләре мәрхүм, теләсәң берсен үзеңә ал", - дип, уены-чыны белән каршы ала аны җор телле, үткен Асылбикә апа.
9 сыйныфка кадәр укыгач, Сания азык-төлек комбинатына эшкә урнаша, урамдагы киоскта конфет, прәннек, су сата. Чибәр, өлгер кыз яныннан кеше өзелми, диярлек. Шунда ул икмәк комбинатында шофер булып эшләүче Октябрино авылы егете Наил Фазлыев белән таныша. Фәрит абыйның дусты була ул. Санияне ике егет тә ошата, әмма Фәрите кыюсызрак булгандыр, Наил: "Ул минеке булачак!" - дип алдан ук әйтеп куя. Хәтта, элеккеге көнкүреш комбинатының фотоателье стенасына эленгән җирдән Саниянең зурайтылган фоторәсемен дә урлап чыга.
Яшьләрнең кавышкан көне - үзе бер маҗара. Ташкүмер ташый торган машина арбасына утырып, ЗАГСтан авылга кайталар алар.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев