15 март 2016 яңалыклары
-
Инкассаторны таларга җыенган ир-ат атып үтерелгән
14 март кичендә Түбән Камада инкассаторга һөҗүм оештырылган. Шәһәрнең Химиклар урамында урнашкан 96 йорттагы исәпләү үзәгеннән чыгып килүче инкассатор янына пистолет тоткан ир-ат йөгереп килә, хезмәткәрнең кулыннан акчалы букчасын тартып ала. Анда 1,5 миллион сум чамасы акча була. Инкассаторлар талаучыга ут ача. Атып яраланган ир-ат хастаханәгә озатыла һәм берничә сәгатьтән...
-
Тукталышта павильон булырмы?
Яз айларына кердек, яңгырлар ява башлады. Павильоннар булмаган тукталышларда җил-яңгыр астында автобус көтү тагын да кыенлашты. 3-4нче маршрут автобуслары йөри торган тукталышларга павильоннар куелсын иде, дигән үтенечне җитәкчелеккә җиткерәсебез килә. Халыктан җыелган үзкертем акчасына булса да әлеге эшне башкарып булмыймы икән? Мәдинә, Кукмара
-
Татарстанда юкка чыккан мәктәп укучысын эзлиләр
15 яшьлек Эльдар Гафуров Казанга юл тоткан булырга мөмкин, дип фараз кылына. Буада яшәүче малай өеннән 14 мартта иртәнге сәгать 6да чыгып киткән. Туганнары фаразлавынча, ул автобус, электричка, маршрутка яисә очраклы машинага утырып, Казанга чыгып киткән булырга мөмкин. Эльдарның буе - 164 см, ябык гәүдәле, чәчләре - кара төстә, күзләре...
-
Кукмара металл савыт-сабалар заводының техник директоры Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды
Кукмара металл савыт-сабалар заводының техник директоры Садриев Ринат Билал улы сәнагать үсеше комплексына керткән зур өлеше һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.
-
Якташыбыз Наумир Сәмигуллин киң эрудицияле, укымышлы кеше иде
Көләч йөзе, ягымлы карашы, эчке матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп, зиһенле сөйләве белән күңелләрдә зур соклану уята торган, мәгънәле, авыр, шул ук вакытта горурланырлык тормыш юлын узып та, үтә тыйнак булып кала алган кешеләр бар. Наумир Сәмигуллин нәкъ шундый олуг шәхес иде... Тышкы кыяфәтеннән үк ниндидер илаһи бер көч, горурлык...
-
Китапханә яңалыгы
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Укучылар китапханә белән якыннан танышты. Китапханәче балаларга китап тарихы турында сөйләде һәм презентация күрсәтте.