Якташыбыз Наумир Сәмигуллин киң эрудицияле, укымышлы кеше иде
Көләч йөзе, ягымлы карашы, эчке матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп, зиһенле сөйләве белән күңелләрдә зур соклану уята торган, мәгънәле, авыр, шул ук вакытта горурланырлык тормыш юлын узып та, үтә тыйнак булып кала алган кешеләр бар. Наумир Сәмигуллин нәкъ шундый олуг шәхес иде... Тышкы кыяфәтеннән үк ниндидер илаһи бер көч, горурлык...
Көләч йөзе, ягымлы карашы, эчке матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп, зиһенле сөйләве белән күңелләрдә зур соклану уята торган, мәгънәле, авыр, шул ук вакытта горурланырлык тормыш юлын узып та, үтә тыйнак булып кала алган кешеләр бар. Наумир Сәмигуллин нәкъ шундый олуг шәхес иде...
Тышкы кыяфәтеннән үк ниндидер илаһи бер көч, горурлык бөркелеп торган сугыш һәм хезмәт ветераны Наумир Сәмигуллин 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул авылыбыз гына түгел, бөтен Татарстаныбыз горурлыгы, кешелек дөньясына үрнәк, ил язмышын үз җилкәсендә күтәргән чын батыр иде. Гомерен балалар укыту-тәрбияләүгә багышлаган, җитәкче урыннарда эшләгән, киң эрудицияле, укымышлы, үз өстендә эшләүдән бер дә арымаган шәхес, шул ук вакытта акыллы киңәше, эш-гамәлләре белән кеше хәленә керә белүче игелекле зат иде.
Наумир Сәмигуллин 1925 елның 28 гыйнварында Мәмәшир авылында туа. Мәктәпкә барасы елның язында әнисе Һәдия бәби тапкач вафат була. Озак та үтмәстән 46 яшендә әтисе дә якты дөнья белән саубуллаша. Тормышның ачысын-төчесен, кайгы-хәсрәтне яшьтән татырга туры килә Наумир абыйга. Мәчкәрә авылына йөреп, 7 сыйныфны тәмамлау белән, ул 1940 елда Казан елга техникумының суднолар йөртү бүлегенә укырга керә. 1943 елның февралендә, Казан елга техникумын тәмамлауга, армиягә чакыру кәгазе ала. Мәскәүнең 2нче пулемет училищесында елдан артык сугыш осталыгына өйрәнә. Аннан Беренче Балтыйк буе фронтында 3нче Котельниково танк корпусына беркетелгән мотопехота бригадасында автоматчылар взводы командиры булып сугышларда катнаша, шәхси батырлыклар күрсәтә. Икенче мәртәбә каты яраланганнан соң, 8 ай хәрби госпитальдә дәвалана.
1945 елның июлендә инвалид язуы белән туган ягына кайта. Аннан соңгы тормышы мәгариф эше, балалар укыту белән бәйләнгән. Кукмара районының Сәрдекбаш җидееллык мәктәбендә укытучы булып - 4 ел, Туембашта мәктәп директоры хезмәтендә - 6 ел, Мәчкәрә урта мәктәбендә укытучы, директор урынбасары, директор вазыйфасында 25 ел - сугыштан соң җәмгысе 35 ел эшли. Читтән торып педучилище, югары уку йортын тәмамлый.
Кайчандыр үзе укыган Мәчкәрә урта мәктәбендә директор булып эшләгәндә (1955-1980 еллар) 480 урынлы яңа бина салуда башлап йөри һәм җитәкчелек итә. Чыннан да, бай тарихлы бу авылда Наумир абыйның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәһабәт мәктәп бинасы калкып чыгу авыл, районыбыз өчен зур дәрәҗә булган. Бүгенге көндә исә мәктәбебез аның исемен йөртә. Мәчкәрә халкы, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләр батыр йөрәкле ветеран белән чиксез горурлана.
Аның кылган изге хезмәтләре, сугышта күрсәткән батырлыкларын хөкүмәтебез югары бәяли. "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" билгесе, министрлык грамотасы белән бүләкләнә. Ике тапкыр район Советы депутаты, республика Югары судына әгъза итеп сайлана. Хәрби хезмәтләре өчен алган "Гвардия" билгесе, "Батырлык өчен" медале, "1941-45нче елларда Германияне җиңгән өчен" медале, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены янына бер дистә башка төрле медальләр өстәлә.
Наумир абый беркайчан да артыгын әйтмәс, кешене игътибар белән, сабыр гына тыңлар, акыллы, уйландырырдай киңәшләрен бирер иде. Ул тормышта маяк иде, диләр аның турында. Без аңа барысы өчен рәхмәтлебез.
Наумир абыйның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр. Еллар узгач та, төбәгебез халкы: "Наумир абый салдырган мәктәптә укыдык!" - дип горурланып әйтер әле. Авыр туфрагы җиңел, кабере - якты, урыны оҗмахта булсын!
Кукмара мәгариф идарәсе, Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар коллективы, укучылар, әти-әниләр, барлык укыткан укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев