Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инкассаторны таларга җыенган ир-ат атып үтерелгән

14 март кичендә Түбән Камада инкассаторга һөҗүм оештырылган. Шәһәрнең Химиклар урамында урнашкан 96 йорттагы исәпләү үзәгеннән чыгып килүче инкассатор янына пистолет тоткан ир-ат йөгереп килә, хезмәткәрнең кулыннан акчалы букчасын тартып ала. Анда 1,5 миллион сум чамасы акча була. Инкассаторлар талаучыга ут ача. Атып яраланган ир-ат хастаханәгә озатыла һәм берничә сәгатьтән...

14 март кичендә Түбән Камада инкассаторга һөҗүм оештырылган.

Шәһәрнең Химиклар урамында урнашкан 96 йорттагы исәпләү үзәгеннән чыгып килүче инкассатор янына пистолет тоткан ир-ат йөгереп килә, хезмәткәрнең кулыннан акчалы букчасын тартып ала. Анда 1,5 миллион сум чамасы акча була.

Инкассаторлар талаучыга ут ача. Атып яраланган ир-ат хастаханәгә озатыла һәм берничә сәгатьтән җан бирә. Урында 5 гильза табылган. Тикшерү эше дәвам итә. Җирле мәгълүмат чыганагы - ntrtv.ru җиткерүенчә, шушы ук урында 2015 елның ноябрендә мондый хәл бер тапкыр булган инде. Инкассаторны кыйнап, әмма акча алырга уйлап та карамыйча качкан җинаятьче бүген дә тотылмаган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев