12 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Казан" аэропортына бирелергә мөмкин булган төп исемнәр билгеле
Проектта илдәге 47 эре, шул исәптән икесе Татарстаннан, аэропорт катнаша.
-
Кукмарада Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов булып китте (фото)
Кунаклар ата-бабаларның каберләрен зиярәт кылып, Коръән укыдылар, Айтматовлар нәселенә караган алты кабер ташы янында булдылар.
-
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Хәтер маршы” узды (фото)
Очрашуда Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызның туганнарына хәбәр итү кәгазьләре тапшырды.
-
Кукмара районында "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләт бәйгесенең 3нче зональ туры булып узды (фото).
Бәйгедә Әсан-Елга, Татар Толлысы, Кәркәүч, Күкшел, Түбән Өскебаш авыл җирлекләреннән килгән кызлар көч сынашты
-
“Ике ел очрашып йөргән кызы улыма бозык ясаган” [язмыш]
Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй “сихерче” дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми.
-
Татарстанга кайчан кыш киләчәк?
КФУ профессоры Юрий Переведенцев якын көннәрдә республикада һава торышы турында сөйләде.
-
Хоккей ветераннары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре хоккей уйнады (фото)
Әлеге спорт бәйрәме Россия полициясенең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелде
-
Кукмаралылар гер спорты буенча беренчелекне яулады
Күппрофильле лицейның 11 сыйныф укучысы Булат Нәҗипов спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.