Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов булып китте (фото)

Кунаклар ата-бабаларның каберләрен зиярәт кылып, Коръән укыдылар, Айтматовлар нәселенә караган алты кабер ташы янында булдылар.

Районда эшлекле сәфәр белән Кыргыз республикасының Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе, дөньякүләм билгеле язучы Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов булды. Кунакны Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина Балтач районының Бөрбаш авылы янында каршы алып, Туктаргали нәселенә нигез салучының каберен күрсәтте. Шуннан соң кунаклар Мәчкәрәгә юл тоттылар. Анда аларга авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов та кушылды. Кунаклар ата-бабаларның каберләрен зиярәт кылып, Коръән укыдылар, Айтматовлар нәселенә караган алты кабер ташы янында булдылар. Мәчкәрә авылы белән танышканнан соң, Әскәр Айтматов тагын бер тапкыр туган төбәкне өйрәнү музеена барырга теләк белдерде. Ул Ләбүдә Дәүләтшинага куйган хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk