8 октябрь 2016 яңалыклары
-
Янсыбыда зират чистарту һәм койма тоту буенча өмә үткәрелә
9 октябрьдә Янсыбы авылында зират чистарту һәм койма тоту буенча өмә үткәрелә. Читтә яшәүче авылдашларны һәм Янсыбы халкын әлеге изге эштә чакырып калабыз. Авыл имамы
-
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гастрольгә барганда кызык тамашага очраган (ФОТО)
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм «Гүзәл-Илдар» җыр театры директоры Илдар Хәкимов тамашачыларын сюрпризлар, яңалыклар белән сөендереп кенә тора. Әле берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле челенджлар дисеңме, әле яңа җырлар, клиплармы, йә булмаса шаккатмалы бәйгеләрме - Гүзәл белән Илдардан яңалык көт тә тор! Шушы көннәрдә җырлы гаилә чираттагы кызыклы тамашага тап булган:...
-
Бер ир-ат трактор астында тапталып үлгән
Ютазы районы Бәйрәкә авылы янындагы фаҗига 6 октябрьдә, көн уртасында булган. Басу юлында 42 яшьлек тракторчы йоклап яткан ир-атны күрмәгән һәм тракторы белән аны таптаткан. Беренчел фаразлар буенча, 53 яшьлек ир-ат исерек булган. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган - ул хастаханәдә үлгән. Интертат.ру
-
Татар егете Һиндстанда ярдәм көтә
Дөнья буйлап сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитовка ярдәм кирәк! Автостоп, безнеңчә әйткәндә, "попутный" белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Рәйхан, Һиндстанда юл һәлакәтенә очрап, аңына килә алмыйча хастаханәдә ята. Күпләрне олы сәяхәтләргә илһамландырып, күргән-белгәннәре хакында социаль челтәрләр аша сөйләп барган илгизәр турында соңгы арада, ни кызганыч, әнә шундый...
-
“Халык участок инспекторы” конкурсында катнашучы Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик, дуслар!
7 октябрьдән "Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 2016 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең икенче турында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы да катнаша. Түбәндәге сылтама аша кереп https://народный ууп Айдар Фәйзуллин өчен һәркем тавыш...
-
Республикада 1685 хөкем ителгән кеше иреккә чыгарга мөмкин
Россия Җинаять кодексының декриминализациясе хөкем ителгән 1685 кешегә карата булган карарларны яңадан карарга мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: хөкем ителгән 44 кеше инде иреккә чыгарылган, ә 185енә җәзаны җиңеләйткәннәр. Тагын 742 эш хәзерге вакытта судта карала. Рәсми мәглүматлар буенча, 1685 кешенең хөкем карарлары яңадан каралырга мөмкин. Әйтергә кирәк, аларның...
-
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенең эше - үрнәк
Баламның баласы балдан татлы, диләр. Мин, Булатның әбисе Зәкия Зарипова өчен дә бу нәкъ шулай. Булатның тууын без бик озак көттек. Рәхәтләнеп сөеп, яратып кына үстердек. Булат уйнады, көлде, колагына җыр ишетелсә, көйли башлады. Укуны без Арча районының Яңа Кенәр махсус мәктәбендә башладык. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең, гомумән, һәркемнең тырышлыгы белән Булат...
-
Лельвиж фермасында хезмәт куючы Зинаида Никитина терлекчелеккә кырык ел гомерен багышлаган
Гомере буе бер өлкәдә эшләп, хезмәтенә тугры калганнарны кешеләрне бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Хәзерге буын эшендә әз генә авырлыклар яки каршылыклар килеп чыктымы, икенче эш урыны эзли башлый. Ә менә Вахитов исемендәге хуҗалыкның Лельвиж фермасында хезмәт куючы Зинаида Никитина терлекчелеккә кырык ел гомерен багышлап, шуның утыз елын сыер савучы...
-
Илсөя Бәдретдинова: Гомеремдә болай дулкынланганым юк иде!
Эстраданың үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда йомшак җиһазлар, ягъни диваннар сату кибетенең тантаналы ачылышы булды. Сату ноктасын ачу идеясе Чиләбедә диваннар белән сәүдә итүче эшмәкәрдә кунакта чакта барлыкка килгән икән. Җырчы әйтүенчә, бу диваннар Казанда бары Илсөя кибетендә генә бар. - Гомеремдә дә болай дулкынланганым юк иде. Бүген - тормышымның...
-
Җитәкчегә рәхмәтебез зур
1 октябрь - Өлкәннәр көнен һәркайда бәйрәм итсәләр дә, безнең "Урал" күмәк хуҗалыгындагыча зурлап хөрмәтләү юктыр. Кеше нинди эштә эшләп лаеклы ялга чыкса да, һәр ел саен, бертигез итеп бик мулдан күчтәнәч бирелә, Олыяз мәдәният йортында тантаналы бәйрәм оештырыла. Инвалидлар, колхозчылар көнендә, Яңа ел, Җиңү бәйрәмнәрендә, Сабантуйда да мул табын...
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-Илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Иң зур байлыгыбыз - уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән, намуслы, җаваплы җитәкче кадрлар, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнүче фермер, шәхси...