Татар егете Һиндстанда ярдәм көтә
Дөнья буйлап сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитовка ярдәм кирәк! Автостоп, безнеңчә әйткәндә, "попутный" белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Рәйхан, Һиндстанда юл һәлакәтенә очрап, аңына килә алмыйча хастаханәдә ята. Күпләрне олы сәяхәтләргә илһамландырып, күргән-белгәннәре хакында социаль челтәрләр аша сөйләп барган илгизәр турында соңгы арада, ни кызганыч, әнә шундый...
Дөнья буйлап сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитовка ярдәм кирәк! Автостоп, безнеңчә әйткәндә, "попутный" белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Рәйхан, Һиндстанда юл һәлакәтенә очрап, аңына килә алмыйча хастаханәдә ята. Күпләрне олы сәяхәтләргә илһамландырып, күргән-белгәннәре хакында социаль челтәрләр аша сөйләп барган илгизәр турында соңгы арада, ни кызганыч, әнә шундый күңелсез хәбәрләр генә ишетергә туры килә.
Рәйханны газета укучыларыбыз да хәтерли булыр. "Ватаным Татарстан"да аның белән әңгәмә ("Чын дөньяда бар да башкача", 15 гыйнвар, 2016) басылган иде. Рәйхан автостоп белән Япония, Көньяк Корея, Кытайда булып, Вьетнамда тукталуын, берничә айдан Австралиягә китәчәге турында сөйләгән иде. Әмма егет моның белән генә тукталып калмаган. Сентябрь азагында иптәш егете белән мотоциклларда Һиндстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйлый ул. Тик дусты янына барып кына җитә алмый. 28 сентябрь көнне Рәйхан идарә иткән мотоцикл каршы яктан баручы автобус белән бәрелешә. "Минем янга килеп җитәргә нибары 50 чакрым ара калган булган. Рәйханның башына бик нык зыян килгән, шлем да саклап кала алмаган", - ди дусты Артем Воронков.
Якыннарына исә бу хакта берничә көннән генә хәбәр иткәннәр. "Вәкиллектән шалтыратучы Рәйхан мотоциклда барганда йөк машинасы белән бәрелешкән дип аңлатты. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән. Безгә Рәйхан илчелекнең дәвалаучы табибы күзәтүе астында дип хәбәр иттеләр. Хәле бик авыр. Шунлыктан аны әлегә ясалма комада тоталар", - дип сөйләгән иде Рәйханның әнисе Наилә ханым һәлакәттән соңгы беренче көннәрдә. Табиблар тикшергәннән соң, егетнең баш миенә зыян килүе, кулындагы берничә бармагы сынуы һәм тез капкачы җәрәхәтләнүе турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта Рәйхан комадан чыккан. Тик һаман аңына килми.
Шәхси клиникада чит ил кешесен дәвалау бик кыйммәткә төшә. Халитовлардан да Рәйхан дәваланган беренче өч көн өчен 200 мең сум акча сорыйлар. Бу сумма көн саен арта гына бара. Рәйхан исә әлеге клиникада аңына килгәнче ятачак. Ник дигәндә, авыруны аңына килмичә туган ягына озатырга ярамый. Хәзерге вакытта 700 мең сум чамасы акча җыелган инде. Бу изге эшкә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Хәзерге вакытта улы янында булган Наилә ханым исә Рәйханга ярдәм итәргә алынган һәркемгә олы рәхмәтен белдерә. "Кайгыбызны уртаклашып, ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә, - дип сөйләгән Наилә ханым матбугат чаралары аша. - Акча һаман килеп тора. 20 сум салсалар да, 20 мең салсалар да, ул безнең өчен ул бик зур ярдәм. Бер тәүлек эчендә генә дә 260 мең сум акча җыелды. Рәйхан үзе дә, "дөньяда игелекле кешеләр юк түгел", дип әйтә иде".
Бу юлларны язганда, әңгәмә вакытында Рәйхан сөйләгән бер вакыйга искә төште. "Теләсә кайсы негативтан үземә позитив ясыйм. Мисал өчен, бер көнне мотоциклда барганда арткы тәгәрмәч төшеп калды. Башка вакытта бу күренешкә кәефем кырылыр иде. Ә монда, иң мөһиме, үземә берни дә булмады, дип сөендем дә шуның белән оныттым. Тагын да куркынычрак хәл килеп чыгарга мөмкин иде бит", - дигән иде ул. Әлеге һәлакәт тә шундый узгынчы борчу гына булып, киләчәктә "Рәйхан кабат сәяхәт итә башлаган икән" дигән яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын иде!
Рәйханга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
Рәйханның әнисе Наилә ханымның "Сбербанк" картасы номеры: 4276 8620 2021 9269
QIWI: +79872878571
(Дусты Айдар).
ЯндексДеньги:
4100 1340 5721 444 (Дусты Айдар).
WebMoney: Z875084163687
(Дусты Айдар).
P.S.: Сүз уңаеннан, 16 октябрь көнне Казанның Минск урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан "Траттория" ресторанында Рәйхан Халитовка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак.
Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев