Лельвиж фермасында хезмәт куючы Зинаида Никитина терлекчелеккә кырык ел гомерен багышлаган
Гомере буе бер өлкәдә эшләп, хезмәтенә тугры калганнарны кешеләрне бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Хәзерге буын эшендә әз генә авырлыклар яки каршылыклар килеп чыктымы, икенче эш урыны эзли башлый. Ә менә Вахитов исемендәге хуҗалыкның Лельвиж фермасында хезмәт куючы Зинаида Никитина терлекчелеккә кырык ел гомерен багышлап, шуның утыз елын сыер савучы...
Гомере буе бер өлкәдә эшләп, хезмәтенә тугры калганнарны кешеләрне бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Хәзерге буын эшендә әз генә авырлыклар яки каршылыклар килеп чыктымы, икенче эш урыны эзли башлый. Ә менә Вахитов исемендәге хуҗалыкның Лельвиж фермасында хезмәт куючы Зинаида Никитина терлекчелеккә кырык ел гомерен багышлап, шуның утыз елын сыер савучы булып эшләгән.
Зинаида апа чыгышы белән күрше Балтач районы Иске Көшкет авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, артык сайланып торырга туры килми аңа, хуҗалыкта эшләргә кеше кирәк була.
-Авылда бик зур дуңгызчылык комплексы бар иде, шунда эшкә урнаштым. Анда ике ел хезмәт куйдым, - ди ул. - Мин кияүгә чыгып киткәннән соң, урыныма әнине чакырып китерделәр, ул эшләде. Әнигә бүгенге көндә сиксән биш яшь, авылда тыныч картлык кичерә.
Әлеге авыл Лельвиждан егерме чакрым тирәсе генә ераклыкта урнашкан. Аңлавымча, ике авыл яшьләре элек-электән аралашып яшиләр. Зинаида апа белән тормыш иптәше Петр абый да кич клубка чыккач танышып кавышалар. Шулай итеп, Зинаида апа Лельвиж авылы килене була. Яшь килен бирегә килгәч, сарык фермасында, ул беткәннән соң, дуңгызчылыкта һәм хуҗалык ашханәсендә эшли. Ә 1986 елдан сыер саварга килә. Шуннан бирле сөтлебикәләрдән аерылганы юк аның. Шул еллар эчендә бер тапкыр да сәламәтлеге буенча эш калдырганы булмаган. Быел гына беренче тапкыр ун көн дәваханәдә ятып дәваланырга туры килгән аңа. Алга китеп шуны да әйтим: Зинаида апа белән Петр абый сигез балага - ике малай, алты кызга - гомер биргәннәр. Әмма Зинаида апа декрет ялы вакытында да эшен калдырмаган.
-Балалар тугач, ике ай да декрет ялында торганым булмады, эшкә чыктым. Кечкенәләрне кайнана белән кайната карашты. Хәзер мәрхүмнәр инде. Бик әйбәт кешеләр иде, дус-тату яшәдек, рәхмәт аларга, - диде. -Хезмәтемнән бервакытта да авырсынмадым, яшь чакта ару-талуны сизмәгәнбез дә инде. Механикалаштыру бөтенләй юк, бар хезмәт кул белән башкарыла иде. 122 сыерлы төркемдә алты кеше эшләдек. Егермешәр сыерны кул белән сава, сөтне туңдыргычка чиләкләп ташый идек. Аннан соң аппаратка җайлаштык, хәзер исә бөтен нәрсә автоматлашкан: авыр аппарат чиләкләре күтәреп йөрисе юк. Элек малларга кул белән башак бирсәк, хәзер исә терлекләргә азык та миксер ярдәмендә таратыла.
Бүгенге көндә 66 сыерлы төркемдә ике сменада икешәр кеше эшлиләр. Беренче смена иртәнге сәгать дүрттән уникегә, икенче смена исә сәгать уникедән алып, кичке сәгать сигезенче яртыга кадәр дәвам итә икән. Иртән баручыларга кояштан да алдарак торып, эшкә чыгып китәргә туры килә. Зинаида апа хезмәттәше Лидия Никитинаны да гел мактап кына, бик матур эшлибез, дип телгә алды. Бер сыердан көнгә уртача 25, 9 литр сөт савалар. Ә ел буена исәпләгәндә бер сыер уртача 8862 литр сөт бирә. Халыкта "Сыерның сөте - телендә", дигән гыйбарә яши. Хуҗалыкта ашату әйбәт, терлек азыгы сыерларның продукциялелегенә карап төзелгән рацион нигезендә кертелә, диделәр. Малларга игътибар зур фермада: көн саен чистартып торалар, утарга чыгаралар.
-Озак еллар фермада эшләп арымадыгызмы әле, рәхәтләнеп ял итәсегез килмиме? - дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
-Сәламәтлек булганда эшлисем килә әле. Хезмәт хакларыбыз да бик әйбәт, вакытында биреп баралар, - диде ул.
Бүгенге көндә Зинаида апа ире Петр абый, улы-килене, оныклары белән гомер кичерә. Сайлап алган диярсең, Зинаида апаның килене дә Балтач районы Иске Көшкет авылы кызы икән. Сигез баланың калганнары төрлесе төрле якка таралышып, үз тормышларын корганнар. Әмма әти-әнинең җылы кочагы, туган нигезнең якты учагы һәрвакыт үзенә дәшеп тора аларны.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан Зинаида Никитина быел "Корстон" кунакханә комплексы мәйданчыгында үткәрелгән тантанада да катнашып, "Татарстанның атказанган сыер савучысы" дигән медаль белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев