8 август 2015 яңалыклары
-
Яшь калуның сере бар
Хөрмәтле райондашлар! Яшь калуның бер серен сезнең белән дә уртаклашасым килә. Җәй көне иртән сәгать җиденче ярты белән сигез арасында бакчагызга, я булмаса урамга чыгып, кояшка карап, зарядка ясагыз. Шул зарядка ясаган арада, биш минутлап, кояшка карап, борыныгыз һәм авызыгыз белән кояш нурларын "йотыгыз". Сез көн буена җитәрлек энергия һәм...
-
Хәлең ничек, улым? (ХИКӘЯ)
Ничәнче тапкыр инде Нәфгать телефон тавышыннан уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырау булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә ава. Ничәнче төн бит инде... Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр микән?...
-
«Карбыз сатып, машина да алырга була»
Август җитүгә, базарда яки аның тирәсеннән үткәндә, борынны карбыз белән кавын исе ярып керә. Белгечләр, әлеге җиләк-җимешләрне алганда игътибарлы булыгыз, киңәшләребезгә колак салыгыз, дип чаң сукса да, агуланучылар байтак. Мин исә карбыз сайлау киңәшләрен яңарту белән беррәттән иң эре җиләк-җимешне сатып та карадым. «90 нчы елларда шикләнебрәк карыйлар иде» Чаллыдагы...
-
Җиде ел сакланган алтын (булган хәл)
Иске Юмья авылында туып-үскән, инде лаеклы ялдагы Валентина Туктарова белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: әбисе Матренаның гыйбрәтле сүзләрен бик еш искә ала ул. -Укый-яза белмәсә дә, бик зиһенле, дини карчык иде. Кеше әйберенә беркайчан да тимәгез, байлыгына кызыкмагыз, юмарт булыгыз, кеше сезгә начарлык эшләсә, начарлык белән җавап кайтармагыз, дип тукып...
-
Гөлназ Сәфәрова «Татар радиосы» эфирыннан китә
Гөлназ Сәфәрова "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән киләчәккә планнарын уртаклашкан. "Сентябрь аеннан мин «Татар радиосы» эфирыннан китәчәкмен. Бөтенләйгә түгел, әлбәттә. Әмма иртәнге һәм көндезге тапшыруларда Гөлназ Сәфәрованы ишетеп булмаячак. Яңа сезоннан мин бары тик үземнең авторлык программам белән генә эфирда калырга булдым. Җитәкчелек белән киңәшләштек, хәл иттек. Алла боерса, үземнең...
-
Күкшелгә балалар бакчасы кирәк
Күкшел - райондагы җитеш, нык тормышлы авылларның берсе. Район җитәкчелегенең әлеге җирлек халкы белән очрашуы вакытында бу фикер берничә тапкыр яңгырады. Биредә елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде. -Ел башында үткәрелгән очрашулар вакытында районның икътисадый үсеш темпын 130 процентка җиткерү бурычын билгеләгән идек. Әле...
-
Кукмара полициясе велосипед каракларын эзли
Соңгы вакытта велосипедлар урлау очраклары аеруча артты, дип яза kukmor-ovd.ru сайты. 6 август көнне16.00-19.00 сәгатьләр арасында билгесез зат поселокның Вахитов урамы, №18 йортның икенче подъезды, беренче катыннан кара-кызыл төстәге "Стингер" маркалы велосипед урлый. Карак әлегә тотылмаган. Эзләү эшләре бара. Каракны күрүчеләр булса, 02, 2-70-80 телефоннары аша шалтыратуыгыз сорала. Нинди дә...
-
Манзарас авылының 9 Май урамында җәй башыннан бирле, исраф булып, су агып ята
Безнең Манзарас авылы 9 Май урамы 12нче өй каршыннан җәй башыннан бирле, исраф булып, су агып ята. Асфальт астыннан, торбадан бәргән. "Водоканал"га инде хәбәр иттек. Тик алар: "Кем җир астыннан су керткән, шул рәтләсен", - диделәр. Берсенә - 70, икенчесенә 80 яшь булган ике әби көрәк тотып, ничек торбаны рәтли...