Җиде ел сакланган алтын (булган хәл)
Иске Юмья авылында туып-үскән, инде лаеклы ялдагы Валентина Туктарова белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: әбисе Матренаның гыйбрәтле сүзләрен бик еш искә ала ул. -Укый-яза белмәсә дә, бик зиһенле, дини карчык иде. Кеше әйберенә беркайчан да тимәгез, байлыгына кызыкмагыз, юмарт булыгыз, кеше сезгә начарлык эшләсә, начарлык белән җавап кайтармагыз, дип тукып...
Иске Юмья авылында туып-үскән, инде лаеклы ялдагы Валентина Туктарова белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: әбисе Матренаның гыйбрәтле сүзләрен бик еш искә ала ул.
-Укый-яза белмәсә дә, бик зиһенле, дини карчык иде. Кеше әйберенә беркайчан да тимәгез, байлыгына кызыкмагыз, юмарт булыгыз, кеше сезгә начарлык эшләсә, начарлык белән җавап кайтармагыз, дип тукып торды ул безгә. Моны үзенең эш-гамәлләре белән дә раслый иде. Бер хәл турында сөйлим әле сезгә, - дип кызыксыну уятты Валентина ханым. - Революциядән соңгы шомлы еллар. Бабам Семен итек фабрикасында эшләгәндә бер авылның яхшы тормышлы кешесе белән танышып-дуслашып киткән. Гражданнар сугышы барган вакыт булганмы бу, кулакларны сөрү чорымы - анысын төгәл белмим. Әлеге бай кеше кара төн уртасында гаиләсе белән килеп кергән бит әби-бабам йортына. Качып китүләре икән. Үзләре белән бер чүлмәк алтын алып килгәннәр. Зинһар, яшереп саклагыз әле, дип үтенгәннәр. Бабам кыюсыз булган минем, әбием исә тәвәккәлләп, бу кешеләргә ярдәм итәргә уйлаган. Үзен дә, гаиләсен дә куркыныч астына куйган, югыйсә. Коймабыз да, капкабыз да юк, кайда саклыйм инде мин аны, шушы ишегалды уртасына күмеп куйсак кына инде, дигән әби. Шулай иткәннәр дә. Җиде ел буе шунда яткан әлеге чүлмәк. Иртән торса да, кич ятса да, әби, борчылып, иң элек шул урынга күз төшергән. Җиде ел буе сакладым чит кеше байлыгын, дип сөйли иде. Тынгы булмаган инде аның йөрәгенә.
Менә берзаман өйләренә өч кеше - әлеге бай үзе, улы һәм килене килеп кергән. "Юктыр инде, исән түгелдер безнең байлык",- дигәннәр исәнләшкәннән соң. Шунда, үз урынында, кая китсен, дип җавап биргән әбием. Казып алганнан соң хуҗа, күңеле тулып, чүлмәкне кочаклап елаган. Никадәр бай булсаң да, фәкыйрь дустың булсын икән дип, бер уч алтын алып, әбигә бирмәкче булган. "Кирәкми, алмыйм, үзегез тырышып тапкан байлыгыгыз үзегезгә булсын. Миңа Аллаһ бирер. Ачлыкны күрсәтмәсен бу хатын белән аның гаиләсенә, дип теләгез, Аллаһтан сорагыз",- дигән әби.
Бөек Ватан сугышы әби-бабам йортына да зур борчу-кайгылар алып килгән: өч улларын да ут эченә озаткан алар. Шаккатмалы: белемсез, хәреф тә танымаган әбиемнең өч улы да офицер дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Икесенең инде сугышка китәр алдыннан үз гаиләләре булган. Кечесе Григорий исә өйләнергә өлгермәгән, яшьли генә яу кырында ятып калган.
Сугыш башланганда, әбием сөйләгәнчә, өйләрендә бер чиләк оннан башка ризык булмаган. Гаиләдә дүрт кеше бит: әби-бабамнан тыш, кызлары, ягъни әнием һәм сукыр тәтә. Ачка үләрсез инде сез, дип кочаклап елаган әбиемне дус хатыны. Ә ул хатынның бер келәт оны булган. Аллаһ ташламас әле, дип җавап биргән аңа әбием.
Гыйбрәтле хәлләр күп инде бу дөньяда. Әлеге хатынның барлык онын урлап киткәннәр. Беркөнне аның кызы әбием янына кергән. Әнием авырта, шешенде, ни булды икән, дип. Әби өйләренә барса, ни күрсен: хатын ачтан шешенеп, үләргә ята. Күрәсең, юклы-барлы ризыгын да үзе капмыйча, кызына ашатып барган. Әбием, кечкенә генә кисәк каз ите салып пешергән шулпа алып барып, көне буе аңа әз-әзләп каптырган: берьюлы күп ашау ач кешене үлемгә китерергә мөмкин бит. Шулай итеп, әбием дус хатынының гомерен саклап калган. Ә үзен һәм гаиләсен Аллаһ ташламаган: сугышта һәлак булган офицер улы Григорий өчен кибеттән паек - азык-төлек бирелеп барган. Шуңа күрә ачлыкны күрмәдек, дип сөйли иде әбием. Әллә инде алтыннарын саклаган өчен рәхмәтле байның теләкләре кабул булганмы? Белмәссең.
Язып алды Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев