6 октябрь 2013 яңалыклары
-
Кол Шәриф мәчете “Россия-10”проекты җиңүчеләре исемлегенә керә алмады
Россия символлары булырдай тарихи һәм мәдәни объектларны сайлау өчен оештырылган "Россия 10" проекты тәмамланды. Әлеге проектта Кол Шәриф мәчете дә катнашып беренче һәм икенче турларны узган иде, әмма финал өлешендә ул беренче унлыкка керә алмады. Кол Шәриф мәчете 3 миллион тавыш җыеп, рейтингның 18нче баскычын алды, дип хәбәр итә "Татар-информ"...
-
“КВН”да Кукмара командасы беренче өчлеккә керде
Район Мәдәният йортында шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының "КВН" республика зона уеннарының сайлап алу туры узды. Уенда Биектаудан - "Биектау кәрләләре", Теләчедән - "Хыялыйлар", Балтачтан - "ТриКОШКИ", Сабадан - "Чын егетләр", Кукмарадан - "Гаптри акчалары", Әтнәдән - "СМУРФИКИ", Мамадыштан "Мәмдәш оныклары" төркемнәре катнашты. Төркемнәр барысы да ныклы хәзерлек белән килгәннәр иде....
-
Казан үзәгендә коточкыч юл фаҗигасе: югары тизлектә килүче “Мерседес” машинасы “Мазда”ны бәрдерә, ике ир-егет урында ук үлә
ProKazan.ru порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 6 октябрьдә, көндезге сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә Казанның Парж Коммунасы һәм Мәскәү урамнары кисешкән урында коточкыч юл фаҗигасе була. Бу хакта фаҗига шахитләре ВКонтакте социаль төркемендә хәбәр итәләр. Мәскәү урамыннан хәрәкәт итеп, урам чатына кергәндә "Мазда"га көчле тизлек белән "Мерседес" килеп бәрелә. Бәрелү шулкадәр...
-
Укытучы Рушания Динмөхәммәтованың һәр дәресе - ачыш
Безнең балалар быел Кукмара 4нче урта мәктәбенең 5 сыйныфында укыйлар. Могҗизалы белем иленә алып кереп, 4 ел буе гыйлем биргән укытучылары Рушания Динмөхәммәтова белән аерылышу бик ямансу булды аларга. Әйе, укучыларның һәркайсын тигез күреп яратучы, тәрбия бирүнең заманча, нәтиҗәле ысулларын кулланып, кызыксындыра-мавыктыра белүче бу игелекле зат күңелләрен гомергә яулады шул....
-
40 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Зур Сәрдек укытучысын һәркемгә үрнәк итеп куярлык
Матур бәйрәмнәргә бай ул юмарт көз. Октябрь башында ук бер-бер артлы Өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнәр якынлашканда күңел үзгә бер хисләр кичерә, тормыш юлында очраган, аралашып яшәгән кешеләрне ешрак искә аласың. Безнең буын укытучыларының да мәктәп юлыннан атлый башлаганына 3 дистә елга якын вакыт узган. Бүген сүзем...
-
Якташыбызга Россия Энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты бирелде
Һөнәри бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан һәм ягулык-энергетика комплекслы үстерүгә зур шәхси өлеш кертүе, озак еллар намуслы хезмәте өчен Кукмара "Центргаз"ның "Газпром трансгаз Казан"җәмгыяте, Кукмара эксплуатацияләү-җитештерү идарәсенең I класслы автомобиль йөртүчесе Фәрит Нургаян улы Муллануров Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. tatarmarket.ru фото
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укытучыларны, мәгариф ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде
-Балага тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш олына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр белем-тәрбия биргән укытучының хезмәте бәяләп бетергесез. Укучыларның ышанычын аклап, күңелләрен яулау, белем бирүдә алдынгы тәҗрибәдән файдаланып, заманга лаеклы шәхесләр тәрбияләү җиңел түгел. Зур хөрмәткә лаек эшегездә яңа уңышлар, сабырлык, көчле рух, гаилә бәхете телим. Лаеклы ялдагы укытучыларга...