6 июль 2017 яңалыклары
-
Фаҗига: үгез сөзеп бер ир һәлак булган, хатыны - реанимациядә
Бу хәл Нурлат районында булган. Үгез сөзүдән алган тән җәрәхәтләреннән 62 яшьлек ир-ат урында ук җан биреп, хатыны авыр хәлдә хастаханәгә эләккән. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, ирле-хатынлы салган баштан гөмбәгә дип барырга чыкканнар. Елга буенда каршыларына көтү очраган. Үгезнең ни сәбәпле әлеге парга ташлануын хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Матбугат.ру
-
Кукмаралыларны 8 июльдә удмурт халкының “Чакара” фольклор фестиваленә чакырабыз
Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында 8 июльдә Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән регионара фольклор фестивале узачак. Фестивальдә Удмуртия, Башкортостан, Татарстан, Марий Эл, Коми республикалары, Пермь крае, Свердловск һәм Томск өлкәләре, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләренең удмурт фольклор коллективлары катнаша. Программада: катнашучылар һәм чакырылган коллективларның чыгышлары, иҗади...
-
Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем (эксклюзив интервью)
Илсөя Бәдретдинованы интервьюга чакыруның төп сәбәбе - соңгы арада популярлыгы артуы. Илсөя иҗаты аша халык мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов турында хәтирәләрен яңарта, күпләр Илфак Шиһаповны үзләре өчен яңадан ачты, күпләр - моңарчы бөтенләй кызыксынмаган кешеләр - Илфак Шиһаповны белделәр. - Илсөя, сезне интервьюга чакыру табигыйдер, чөнки сез Илфак Шиһапов белән...
-
Кукмара Сабан туе 9 июльдә була
Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат чабышы...
-
Кукмарада июнь аенда малайлар күбрәк туган
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда районда 33 бала (12 кыз, 21 малай) теркәлгән. Әти-әниләр үзләренең сабыйларына Мәрьям, Силина, Илшат, Аделина, Данил, Зәмир, Юныс, Рәйхан, Әскәр, Полина, Эдуард һәм Тимофей дигән исемнәр кушкан. Шулай ук Рената, Ранель, Эмиль, Идәлия дигән исемнәр дә читтә калмаган.
-
Кукмарага Венгриядән буаз таналар кайтуы көтелә
Шул уңайдан Вахитов исемендәге хуҗалыкка, тәҗрибә уртаклашу максатында, Венгриядән кунаклар килде
-
Сөенергәме: Татарстанда июль - август айларына ҺАВА ТОРЫШЫ фаразланды
Татарстанда июль ае кызу һәм коры булмаячак. Һава торышы алмашынып торучан. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерде, дип хәбәр итә КФУ матбугат үзәге. Профессор Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстан...
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмарада 5 пар язылышачак
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмарада 5 пар үз никахын рәсмиләштерергә ниятли. Ә матур дата - 7 июльдә 10 пар язылышырга теләк белдергән.
-
Аһәңле сүз (шигъри мизгел)
(Остазым Шаһинур абый Мостафинга багышлыйм.) "Аһәңле сүз" иде юл башыбыз, Купшы сүзләр эзләп кинәндек. Сүзен сүзгә, юлын юлга ялгап, Каләм тибрәтергә өйрәндек. "Салават күпере" инде күптән Шаһинур абый корган оябыз. Шул чаклардан килгән бергәлекне, Күңел җылысын һаман тоябыз. Барлаганда еллар агымыннан "Салават күпере"нең үткәнен Без күрәбез гади бер егетнең Рәшит...