4 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга телеграмма юллады
Россия Президенты билгеләп үткәнчә, академия илебездә ислам дини мәктәбе традицияләрен торгызуны максат итеп куя.
-
Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды
Академиядә 27 магистрант һәм 9 докторант белем алачак.
-
Кукмарам (шигъри мизгел)
Тау астына сибелгәндер безнең авыл, Итәгендә чишмәләре чакрым саен. Җәен-кышын саф һавасын биреп тора Тауларыңны каплап үскән нарат-каен. Горурланып тауларыңа менгәнем бар, Сокланып мин сиңа өстән күзләр атам. Гаҗәп матур, серле, якты, хатирәле Кукмарамны әнә шулай мин яратам. Беләм күптән: авыл түгел - син зур кала, Тормышлар да монда, шөкер,...
-
Кукмарада коточкыч юл фаҗигасе: һәлак булучы бар (фото)
Кичә, 3 сентябрьдә, кичке сәгать 18.30лар тирәсендә, Мамадыш-Кукмара юлының 52нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. Мамадыш ягыннан Кукмара юнәлешендә баручы "ES-1" комбайнын йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм каршы яктан килүче "Богдан" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль шоферы алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. Пассажиры Арча үзәк дәваханәсенә җибәрелә,...
-
Вахитов исемендәге хуҗалыктан Андрей Андреев: 40 елдан артык руль артында
Әйе, Вахитов исемендәге хуҗалыкта ындыр табагында ашлык күчерүче Андрей абыйның тимер атны иярләгәненә шактый еллар икән инде. "Пенсия яшендә булса да, алыштыргысыз механизаторларыбызның берсе ул", - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.