3 февраль 2016 яңалыклары
-
Кукмарада крестьян-фермер хуҗалыкларның киңәшмәсе булды (+Фото)
Зур Кукмара мәдәният йортында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр. Ризилә Корбанова хәбәре һәм фотолары
-
Саба юлында коточкыч һәлакәт (+Фото)
Юл-транспорт һәлакәте кичә, кичке сәгать 4ләр тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлының 95 нче чакрымында килеп чыккан. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар. Трассаның Саба районына туры килгән урынында BMW X3 и KIA Sportage автомобильләре бәрелешкән. BMW машинасы белән 1985 елгы кеше идарә иткән, диелә. Ә KIA Sportage автомобиле йөртүчесе 1984 елгы. "Сәламәтлегенә зыян...
-
Лубянда халык җыены үтте (+Фотолар)
Кичә Лубян авыл җирлегендә районыбызның узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы узды. Җыелыш башланганчы район башлыгы Сергей Димитриев авылдагы хоккей тартмачыгында булып, техникум, авыл яшьләре, мәктәп укучылары арасында барган хоккей ярышын карады. Авыл мәдәният йортында булган җыелышта район башлыгы Сергей Димитриев, җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев, урман көллияте директоры Афанасий...
-
Ялгышырга хакыбыз юк, ди район җәмәгать судьясы Заһит Сафин
Суд хезмәткәрләренең авыр, җаваплы эшләре турында күп язарга була. Алар үзләренең шәхси вакытларын, күңел тынычлыгын кызганмыйча, күп еллар сабыр гына халкыбызга, илебезгә хезмәт итәләр. Бу язмамда районыбызнын жәмәгать судьясы - Заһит Сафин турында язып үтәсем килә. Хезмәт юлы, эш үзенчәлекләре турында сөйләвен сорагач, ул менә нәрсә дип жавап бирде: -...
-
Вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Галимуллинаның юклыгын күңел кабул итә алмый
Соңгы юлга - кайтмас киткәндә дә Дуслык бит ул - яшәү дәвамы! Табигатьтә кыш. Һәрнәрсәдә дә кыш төсе чагыла. Җир өстенә ап-ак юрган ябылган. Агачларда ак бәсләр ялтырый. Күзне камаштыра торган сихри кар бөртекләре җил белән шаяра. Алар тәрәзәләргә кунып: "Әй, кешеләр, безнең матурлыкны, пакълекне күреп калыгыз", - дип дәшә...
-
Кукмаралыларның төрле оешмаларга әҗәтләре байтак
Бурычлы үлми дисәләр дә... Халыкта шундый ырым бар: яңа елга керү алдыннан әҗәтләрне түләп бетерергә кирәк, югыйсә, ел буе бурычларга батып яшәү яный. Күпчелек ватандашларыбызның көнкүрмеше кредитлар, ссудаларга бәйле бу заманда мондый ышану искелек калдыгы кебек тоела, әмма борынгылар белми әйтмәгәннәр: вакытында кайтармаган саен бурычлар җыелып арта, гаилә бюджетына авыр...
-
Манзарас авыл җирлегендә халык җыены үтте (+Фото)
Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
-
Район башлыгы яшьләр белән очрашачак
6 февральдә, сәгать 11.00дә район Мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриевның яшьләр белән очрашуы була. Студентларны, яшьләрне чакырып калабыз.